Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. "Әйдә!Online" проектына 4 ел


"Әйдә!Online" проекты күпләргә көн саен татар телен өйрәнергә ярдәм итә. Аны кулланучылар үз тәҗрибәләре турында сөйләде.

2018 елда Азатлык радиосының татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә!Online" дип аталган проекты эшли башлады. 2017 ел азагында мәгълүм вакыйгалардан соң мәктәпләрдә татар телен укыту кимеде. Азатлык радиосы татар телен дөньяның теләсә кайсы почмагыннан онлайн үзләштерә алу мөмкинлеген булдырырга карар кылды.

Дүрт ел эчендә татар телен башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен өйрәнү онлайн-курсы, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби әсәрләр, видеодәресләр, тестлар һәм башка төрле күп материал әзерләнгән.

Проектның уңышлы булуын аның авторлары укучыларыннан, материалларны үз дәресләрендә кулланган укытучылардан һәм саннардан белә. Алар йөзләрчә мең карау җыя. Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчкәч тә, "Әйдә!Online" материалларын укытуда кулланучылар күп булган. Google белән Yandex эзләү системнарында татар теле турында мәгълүмат эзләгәндә беренче чиратта "Әйдә!Online" язмалары чыга. Дүрт елда иң күп укылган биш язма шулар булды, ди авторлар.

  1. 50 основных фраз на татарском
  2. Аудиокурс "Татарский с нуля"
  3. Кояшым минем! 20 ласковых обращений к любимому человеку на татарском
  4. Урок первый: исәнләшү (приветствие)
  5. Яратам! 10 способов признаться в любви на татарском

Популяр булуның тагын бер мөһим күрсәткече – социаль челтәрләрдә язылучылар саны даими артуы. Вконтакте челтәрендә проектка 15 меңнән артык кеше язылган, Instagram-да язылучылар саны 6 меңгә якынлаша, Telegram-да проектка 2,4 мең кеше язылган.

2021 елда проект Tiktok аккаунтын булдырып, үзенең видеолары белән 20 меңләп кешене туплый алган.

Авторлар өчен "Әйдә!Online" уңышының төп билгесе – укучылар белән элемтә һәм аларның коментарлары. Дүрт ел эчендә йөзләгән рәхмәт хатлары килгән. Татар телен өйрәнүдә чыннан да ихтыяҗ булганы шуннан күренә дип өсти проектны гамәлгә ашыручылар. Татар дәресләрен һәм өйрәнү материалларын кулланучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

"Әйдә! Online укытучы эшен нык җиңеләйтә"

Элвира Маркова, татар һәм инглиз телләре укытучысы, "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе. Элек Казанның дәүләт мәктәпләрендә эшләде, хәзер "Alima Academy" онлайн-мәктәбендә укыта, хосусый дәресләр бирә.

Эльвира Маркова
Эльвира Маркова

— "Әйдә! Online" проекты белән мин инде күптәннән таныш, аны өч ел дәвамында даими укытуда кулланам. Аеруча онлайн укытуга күчкәч, аның файдасын күрдем. Проект материаллары миңа бик ошый, аның авторлары зур эш башкара. Платформа үзлектән тел өйрәнүчеләр өчен генә түгел, укытучылар өчен дә бик файдалы һәм мөһим. Материалларны мин еш кына дәресләремдә кулланам. Укытучы өчен эш төрлелеге мөһим, бу материалларда лексик берәмлекләр, төрле темаларга әзер сүзлекчәләр, аудио-материаллар, видеолар, тестлар да бар. Яхшы әзерләнгән дәресләр, укытучыларга аның белән эшләү рәхәт. Проект укытучы эшен нык җиңеләйтә, моның өчен зур рәхмәт!

Башка милләр әсәрләре дә булуы яхшы, яшьләргә татарча Питер Пэн, Һарри Поттерны да уку кызык

Телне яхшырак белгән укучыларыма мин текстларны укырга бирәм, монда да "Әйдә!Online" тәкъдим иткән әсәрләр бик булыша. Татар классикасыннан тыш башка халыкара әсәрләре дә булуы яхшы, яшьләргә татарча Питер Пэн, Һарри Поттерны да уку кызык. Ә иң мөһиме – бу текстлар җиңеләйтелгән һәм адаптацияләнгән, инглиз телендә киң таралган бу методиканы татар телендә мин бары тик "Әйдә!Online"-да гына күрәм, башка җирдә күргән юк.

Дәресләрдә җырларны да кулланам, бу эштә дә "Музыкальный татарский" дигән рубрика ярдәм итә. Олырак балалар белән бу җырларны тыңлыйбыз, җырлыйбыз, сүзләрне карыйбыз, җыр мәгънәсенә төшенәбез. Бу балаларны татар дөньясы, мәдәнияте белән таныштыру максатына туры килә, укучыларга да кызыклы.

Теләк-тәкъдимнәргә килгәндә, бу минем генә фикер түгел, берничә кешедән дә ишеткән бар: төрле тупланмалар күбрәк булсын иде. Татарча файдалы сайтлар, кызыклы китаплар, төрле-төрле контент җыелмалары тәкъдим ителсә, күп кешегә файдалы булыр иде дип уйлыйм. Чит ил татарлары да моны еш сорый, аларда татар контентына кытлык бар, шундый җыелмалар аларга да ярдәм итәр иде дип уйлыйм, — дип сөйләде Азатлыкка укытучы Элвира Маркова.

"Көненә кимендә 5 минутымны татар теленә багышларга тырыштым"

Камил Сафин татар телен үзлектән өйрәнә. Тумышы белән Уфадан, хәзер ул Германиянең Мүнһен шәһәрендә яши. Татар телен ныклап Германиядә генә өйрәнә башладым, һәм бу эштә Әйдә! Online проекты ярдәм итә, ди ул.

Камил Сафин
Камил Сафин

— Мин инде 10 еллап Мүнһенда яшим, һәм минем Русиядән булганымны белгәч, еш кына урыс дип уйладылар. Мин гел татар булганымны әйтеп килдем, ә миннән "татарча берәр нәрсә әйт" дип сорый иделәр. Кызганыч, мин татарча биш сүз генә белә идем: әни, әти, пычак, пычрак һәм "кил әле монда". Шуңа татар телен өйрәнү ихтыяҗы туды да.

Телне интернетта өйрәнергә теләгәч, кызыклы материаллар күп булмаганын күрдем. "Әйдә!Online" проектында мин күнеккән тел өйрәнү форматын таптым: структурага салынган дәресләр, сыйфатлы аудио һәм видеоматериаллар, төрле темаларга багышланган мәкаләләр. Миңа ул чакта җитмәгән бердәнбер нәрсә – боларның барысын да үземә генә үтәргә мотивация җитмәде. Шуңа дәресләрне ахырга кадәр үтеп булмады.

Монда мин күнеккән тел өйрәнү форматын таптым: структурага салынган дәресләр, сыйфатлы аудио һәм видеоматериаллар, төрле темаларга багышланган мәкаләләр

Шуннан соң мин "Әйдә!Online"-ның Youtube видеоларын күрдем, Instagram-ына язылдым һәм көн саен яңа видеолар һәм постлар күрә башладым. Шулай итеп көненә кимендә 5 минутымны татар теленә багышларга тырыштым. Бу миңа татар телен әйбәт итеп өйрәнергә мөмкинлек бирде дип әйтә алмыйм, ләкин гел шулай искә төшереп тору татар телен өйрәнүне ташламаска ярдәм итте.

"Әйдә!Online" видеодәресләре бик файдалы, аеруча берәр теманы үзлектән өйрәнгәндә. Бервакыт миңа үткән заман аффиксларын аңларга кирәк иде, һәм мин кайсы очракта нинди кушымчалар куелуы турында видеоны таптым, бик ярдәм итте. Мондый формат бөтен кагыйдәләрне җиңел аңларга мөмкинлек бирә.

Теләгем – "Әйдә!Online" берәр кайчан татар телен чит тел өйрәнү буларак уку кулланмасын чыгарсын иде. Мондый кулланманы нәкъ проект авторлары эшләр дип өметләнәм, сездә матур дизайн һәм чит илләрне өйрәнүгә заманча караш бар. Кызганыч, татарларның күпчелеге татарча белми. Яхшы дәреслек яки онлайн-материаллар аз булу очрагында мотивацияне дә табу авыр. "Әйдә!Online" сайты бик яхшы, ләкин бөтен кеше үзен көн дә үзлектән методик тырышлык белән телне өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Дәреслек тел өйрәнүгә структура бирәчәк дип уйлыйм.

Моннан тыш тел популярлаштыруда музыка һәм киноның мөһим булуын да истә тотыгыз. Фильмнардан кызыклы фразаларны өйрәнү кебек рубрикагыз барлыкка килсә, шәп булыр иде, — дип уртаклашты Германиядә яшәүче Камил Сафин.

"Миңа калса, татар телен үстерүдә сез – иң уңышлы проект"

Лилиана Сафина, татар теле укытучысы, "Эхо Москвы" радиосында татар телен өйрәнү тапшыруын алып баручы, Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештыручы.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

— Беренчедән, сезне 4 яшегез белән тәбриклим! Балаларда да 4 яшь аерым яңа чорны аңлата, ул яшьтә ул дөньяны башкача кабул итә башлый. Алга таба сезгә яңа көчле адымнар ясарга язсын! Бу проектны оештыручылар, әзерләүчеләр шулкадәр зур эш башкара, укытучы буларак моны бик яхшы аңлыйм, һәр дәресне, һәр фразаны төзү өчен бик күп вакыт киткәнен беләм. Сез моны тирән итеп, кирәк итеп башкарасыз, шуны ассызыклыйм.

Моны мин үземнән генә чыгып әйтмим, күпсанлы укучыларым исеменнән дә әйтәм. Без татар теленнән яңа теманы өйрәнә башласак, еш кына укучыларымнан "ә, моны күргән, ишеткән бар иде, бу Азатлыкта, "Әйдә!Online"-да булган иде" дип әйтәләр дә, кайвакыт дәрескә кәгазьдә бастырылган материалларыгызны, сүзләр тупланмаларын алып киләләр, кул астында саклыйлар.

Әйдә! Online төрле аудиториягә яраклы булуы белән бик ошый

Шәхсән миңа "Әйдә!Online" төрле аудиториягә яраклы булуы белән бик ошый. Башлангычлар өчен җиңел һәм үтемле тел дәресләре белән беррәттән, тирән эчтәлекле материаллар, телне никадәр яхшы беләм дип үзләрен сынап карау өчен кызыклы тестлар да бар. Әдәбиятка да игътибар күп бирелә. Әсәрләр адаптацияләнгән, аудиолары да бар, тест-биремнәре дә тәкъдим ителә. Әдәби әсәрләрне әзер килеш табынга китереп бирәсез.

Әсәрләргә килгәндә, теләгем шул: заманча әсәрләр җитми торгандыр. Күп кенә укучыларымнан, заманча әсәрләр бармы, заманча язучылар кемнәр, дигән сораулар килә. Мин эшегезне бу яктан тирәнәйтер идем.

Бик файдалы, кирәкле, көчле проект. Сез, миңа калса, бүгенге көндә татар телен үстерү, популярлаштыру юнәлешендә иң уңышлы проекттыр. Кулларны йөрәккә куеп, йөрәк тавышы белән сөйләгәндә, ихлас әйтәм. Алга таба да күбрәк кызыклы идеяләр һәм материаллар көтеп калабыз. Эшегезне аңласыннар иде, аны күрә белүчеләр дә кирәк, бу иҗади кешеләргә күбрәк илһам бирә, — дип уртаклашты Мәскәүдә "Умарта" тел өйрәнү мәктәбе җитәксесе Лилиана Сафина.

"Әйдә!Online" тәкъдим итә

"Әйдә!Online" үз эшен берничә платформада алып бара. Барлык яңа материаллар проектның сәхифәсендә чыгып бара. 4 ел дәвамында укучылар өчен татар телен өйрәнә башлаучылар курсы, дәвам итүчеләр курсы, аудиокурс әзерләнеп чыкты. Бу курслар ярдәмендә телне онлайн өйрәнеп була, сүзләр һәм текст материаллары видео, аудио, тестлар һәм интерактив биремнәр кебек контент белән баетылган.

Как произносить татарские звуки?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Моннан тыш татар теле проекты төрле темаларга кызыклы шәлкемнәр тәкъдим итә. "Читаем на татарском" шәлкемендә татар һәм дөнья классикасының, заманча әсәрләрнең кыскартылган һәм адаптацияләнгән текстлары, аудиолары тәкъдим ителә. Кайбер әсәрләр татарча безнең сайт сәхифәсендә дөньяны беренче тапкыр күрә.

"Музыкальный татарский" сәхифәсендә танылган классик һәм заманча татар җырларына анализ, кызыклы фактлар һәм төрле башкару вариантлары бирелә.

"Тесты" бүлегендә татар теленә кагылган интерактив уеннар һәм сынаулар тәкъдим ителә.

Иң популяр язмалар "Полезное" дип аталган шәлкемгә карый. Анда тел өйрәнүчеләр өчен төрле темаларга файдалы материаллар, тупланмалар, төрле лексика җыелмаларын таба аласыз.

Частицы в татарском языке
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

"Әйдә!Online" Азатлыкның иң кызыклы материалларын татарча яхшы белмәгән укучылар өчен өлешчә тәрҗемә итеп, катлаулы сүзләрне аңлатып бирә. Моның өчен аерым "Изучаем татарский с Азатлык" дигән шәлкем бар. Аерым видеодәресләр дә әзерләнә, алар атна саен диярлек сайтта да, социаль челтәрләрдә дә чыгып бара.

Кайбер башка рубрикалар:


21 февраль көнен ЮНЕСКО оешмасы 1999 елда Халыкара ана теле көне итеп игълан иткән. Бу көн 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелүен искә алу көне дә.

20 февраль Казанда һәм Чаллыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары татар телендә балалар бакчасыннан алып университетка кадәр тулы мәгариф системын булдыруны таләп итеп ялгыз пикетларга чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай! 🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG