Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Я не ругаю своих детей на татарском". Об опыте изучения родных языков


Иллюстративное фото
Иллюстративное фото

Объединение активистов и энтузиастов "За языки РФ" посвятило свою очередную конференцию обмену опытом изучения родных языков в смешаных семьях или в иностранной среде. Радио Азатлык обратило внимание на большое количество женщин-спикеров и их уникальный опыт изучения языков в чужой среде. Полный репортаж читайте на татарском языке здесь. Әйдә!Онлайн предлагает познакомиться с опытом двух участниц. Читайте с переводом некоторых слов и словариком!

Вилюяна Никитина
Вилюяна Никитина

Вилюяна Никитина (Саха): "Безнең гаиләдә (в семье) урыс теле юк"


Вилюянаның тел активлыгына килү тарихы (история) кызык (интересна): "Безнең буынга (поколение) саха телендә белем алу бәхете тәтеде (посчастливилось). 90нчы елларда Саха республикасында милли мәктәпләрнең яңарыш (обновление) һәм үсеш (развитие) концепциясе гамәлгә ашырылды (практиковалась). Халык телендә бу "Милли концепция" дип атала. Без дөньяны (мир) саха телендә өйрәнә идек, ул елларда бик күп мәктәпләр ачылды (открылись). Бу 2000нче елларга кадәр дәвам итте (продолжалось). Ун ел элек улым (мой сын) укырга кергәндә саха телендә укытучы мәктәптә аңа урын җитмәде (не хватило места). Мине шәһәрнең мәгариф идарәсенә чакырып, баланы урыс телле мәктәпкә бирергә үгетли башладылар (начали уговаривать), урыс телендә укытуның өстенлекләрен (преимущества) сөйләделәр. Шулвакыт миндә гаделлек хисе (чувство справедливости) һәм миллилек уянды, мин иҗтимагый эшчәнлек (общественная деятельность) белән шөгыльләнә башладым, тел активизмына килдем", дип искә ала Вилюяна.

Аның әйтүенчә, хәзерге көндә республикада 700гә якын мәктәп, 800ләп балалар бакчасы, аларның яртысы (половина) саха телендә укыта — кайбер югары сыйныфларда (в старших классах) урыс телле дәреслекләр (учебники) кулланыла. Хәзерге тел проблемы — тәрбиячеләр (воспитатели) никадәр тырышмасын, балалар унике яшькә кадәр (до 12 лет) үк туган телен югалта. "Бу проблем бездә генә түгелдер, башка төбәкләрдә дә (и в других регионах) бар дип беләм", ди Вилюяна. "Мин дәүләтнең вазгыятьне (ситуацию) яхшыртуын көтеп утыра алмыйм (не могу сидеть и ждать). Шуңа күрә бу эшне үзебез башладык", ди ул.

Икетеллекнең (двуязычие) өстенлекләрен аңлату максатында (с целью), Вилюяна җитәкләгән "Ийэ тыл кэскилэ" ("Туган телнең киләчәге") ата-аналар өчен саха телендә онлайн семинарлар уздыра. Билингвизм темасына ихтыяҗ (потребность) зур, ди Вилюяна — форумнарда биш йөздән артык кеше (более 500 человек) катнаша. Ләкин сораштырулар күрсәткәнчә (как показывают опросы), ата-аналар балалары белән урыс телендә сөйләшә, алар моны үзләре дә сизми (не замечают) ди ул.

Шәхси тәрбия тәҗрибәсе (опыт воспитания) белән дә бүлеште (поделилась) спикер — гаиләдә урыс теле юк, бала белән саха телендә генә сөйләшәбез, ди ул. "Кызыбыз урысча сөйләшә башласа, без сахага тәрҗемә итүен сорыйбыз (просим перевести), шуңа күрә (поэтому) аның тәрҗемәчелек осталыгы (мастерство) бик иртә барлыкка килде. Ул блогы өчен видеолар төшерергә ярата (любит снимать) - шуңа күрә аның саха телендә сөйләшү осталыгын үстерергә теләге (желание) бар", дип бүлеште Вилюяна.

Cүзлек: "Я не ругаю своих детей на татарском"

  • безнең буын - наше поколение
  • үсеш - развитие
  • гамәл - дело, практика
  • ачыла - открывается
  • дәвам итә - продолжается
  • урын җитми - не хватает мест
  • үгетли - уговаривает
  • өстенлек - преимущество
  • кимчелек - недостаток
  • вазгыять - ситуация
  • ихтияҗ - необходимость, потребность
  • теләк - желание
  • таләп - требование
  • мохит - окружение
  • даирә - круг (общения)
  • ачуланам (ачуланмыйм) - ругаю (не ругаю)
Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Алимә Сәлахетдинова (Канада): "Мин балаларымны татар телендә ачуланмыйм (не ругаю)"

Alima academy проекты авторы Алимә Сәлахетдинова, академия эшчәнлегеннән тыш, гаилә тәҗрибәсе белән дә бүлеште.

Сәлахетдиновлар гаиләсендә мохит (окружение) теле кулланылмый (не используется). Кайсы телләр яшәү мохитеннән чыгып бара (уходит), шулар кулланышта (используются). Ягъни (то есть) гаилә Словакиядә яшәгән чорда кулланылмаган словак теле өчен Канадага күчкәч аерым аралашу вакыты (время для общения) бүленгән (выделено).

Академия эшчәнлегендә иң мөһиме (самое главное) - эмоциональ интеллект, ди Алимә. Балаларны төркемнәргә (в группы) яшь (возраст) яки телне белү дәрәҗәсенә(уровень) карап кына түгел, шулай ук кызыксыну даирәсен (круг интересов) күз алдында тотып җыялар. "Монда хәтта яшәгән илнең менталитеты да зур йогынты (большое влияние) ясый. Мәсәлән, Америка, Европа, Русиядәге татар балаларының менталитетлары төрле (разный)", ди ул. Академия эшчәнлегенең яңа юнәлеше - балаларны проект эшчәнлегенә җәлеп итү (привлекать). "Тагын бер яңа тармак (направление) - француз-татар, инглиз-татар сөйләшү клубларында аралашу ике якка да - француз-инглиз телен өйрәнергә теләүче татарстанлыларга да, чит илдә татар телен өйрәнүче балаларга да кызык" дип бүлеште спикер.

Азакта (в конце) Алимә кызыклы бер лайфхак та тәкъдим итте: "Мин балаларымны беркайчан (никогда) татар телендә ачуланмыйм (не ругаю). Ягъни туган телдә балаларыгызны яратыгыз (любите). Балалар минем ачулы икәнемне (то, что злюсь) рус телендә сөйләшә башлавымнан аңлый (понимают)."

Рассказы остальных участников конференции платформы "За языки РФ" читайте на татарском языке здесь.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG