Accessibility links

Кайнар хәбәр

Добровольный татарский. Работа над ошибками


Уроки татарского языка, который наряду с русским в Татарстане является государственным, перестали быть обязательными в школах республики в 2017 году после заявления российского президента Владимира Путина о том, что "недопустимо заставлять изучать неродной язык". После прокурорских проверок в школах татарский язык был исключен из обязательной программы. Прошло три года. Татарский можно изучать по выбору. Радио Азатлык предлагает подробный анализ того, что случилось за три года. Мы предлагаем отрывок о судьбе педагога с 20-летним опытом, которая лишилась работы учителя татарского языка.

Сүзлекчә (словарик)

  • тикшерү – проверка
  • атнасына 10 сәгать – 10 часов в неделю
  • көненә бер сәгать – один час в день
  • елына өч тапкыр – три раза в год
  • кыскартулар – сокращения
  • кыскарттылар – сократили
  • ялгыз ана – мать-одиночка
  • вазгыять – ситуация
  • корбан – жертва
  • гарьләндем – сильно обиделась (обиделся) с горечью
  • үпкә – обида
  • сәясәт – политика

Гүзәл Шәйдуллина Чистай районы Чистай Выселкасы авылының урта мәктәбендә 20 ел эшләгән (проработала). 2017 елда прокуратура тикшерүләре (проверки) аларның мәктәбендә дә булган (были). Атнасына 22 сәгать (22 часа в неделю) татар телен укыткан укытучының "нагрузка"сы 10 сәгатькә калган (осталась 10 часов в неделю). Аннары ул гомумән кыскартуга эләккән (попала под сокращение). Гүзәл сүзләренә караганда, квалификацияне алмаштыру урынына аңа мәктәп мөдире ашханәдә ярдәмче эшен тәкъдим иткән (предложила работу помощника в столовой). Гүзәл эшеннән киткән (ушла с работы). Аның белән тагын бер татар теле укытучысы кыскартуга эләккән. Мәктәптә бары тик бер (всего лишь одна) татар теле укытучысы калган. Гүзәл бүгенге көндә Чистайда хәләл кафеда пешекче булып эшли (работает поваром), икенче укытучы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли (работает воспитателем).

Гүзәл Шәйдуллина үзен бу вазгыятьнең корбаны (жертва ситуации) дип саный. Депутатларга, һөнәр берлекләренә мөрәҗәгать итүләр (обращения) дә бушка булды дип саный ул. "Гарьлегемнән (от сильной обиды) әле дә үземне кая куярга белмим (не знаю, куда себя деть)", дип сөйләде ул Азатлыкка.

— Мин кая гына бармадым, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем (кому только не обращалась). Чистай РОНО бинасына йөреп аякларыма сөялләр чыгып бетте (натерла мазоли), авыруга сабыштым. Мине ишетүче дә булмады. Мәктәп мөдиреннән башка фәннәрдән (по другим предметам) "нагрузка" сорадым. Өстәмә укырга җибәрүне үтендем. Әмма ул миңа ашханәдә пешекчеләргә ярдәм итүче буларак кына эш бар диде. Без өч укытучы идек, берсе генә калды, ялгыз бала тәрбияләүче ананы (мать-одиночка) эштән ала алмагач, ул калды. Мин һәм тагын бер хезмәттәшем кыскартуга эләктек, — дип искә ала ул. — Мин эшсез калдым (осталась без работы), 20 ел татар телен укыткан килеш минем тәҗрибәм (мой опыт) берсенә дә кирәкмәде (никому не нужен). Без урамга чыгарып җибәрелдек. Әлеге көндә мин мөселман кафесында пешекче булып эшлим.

Гузель Шайдуллина
Гузель Шайдуллина

Мин депутатларга да мөрәҗәгать иттем (обращалась). Безнең районнан сайланган депутат ул чакта Рафил Ногманов иде. Аңа да хат яздым, очраштым да. Ул ярдәм итәргә дә тырышты кебек (вроде старался помочь). Башка мәктәпкә "продленка"га эшкә урнаша аласыз дигән язу килде, әмма ул мәктәп мөдире ахыр чиктә бездә урын юк диде.

Гүзәл Шәйдуллина сәясәттә берни аңламыйм (ничего не понимаю в политике) ди. Ни өчен болай килеп чыкканның сәбәпләрен дә анык кына әйтә алмый. Кем гаепле (кто виноват) дигәнгә дә җавабы юк аның. Үпкә катыш гарьләнү белән искә ала ул 2017 елны. "Укытучылар бу проблем каршында ялгыз калды (учителя остались одни с проблемой), гәрчә адвокатлар, хокук яклаучылар да бу эшне башкара алыр иде", ди Гүзәл Шәйдуллина.

*****

Понравился материал? Полностью почитать его можно здесь.

Если вы хотите почитать литературные тексты, то в нашей рубрике "Читаем на татарском" можно найти тексты татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG