Accessibility links

Русия хакимияте "сугыш пропагандасы" өчен быел 20 миллиард сум бүлеп биргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Пропаганда өчен тотылган акчаларны бүлеп бирүче иң төп һәм "юмарт" оешма "Интернетны үстерү институты" (ИРИ) дип атала.

Русия хакимиятенә бәйле бу оешма быел "ватанпәрвәр" контент ясауга грантлар буларак 20 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта "Медуза" һәм "Важные истории" тикшеренүендә әйтелә.

Русия хакимиятләре "ватанпәрвәр контент" – пропаганда фильмнары, сериаллар, медиапроектлар һәм видео уеннары өчен ел саен миллиардлаган сум акча түгә. Русия Украинага бәреп кергәннән бирле, аның күпчелек өлеше сугышны данлауга багышлана.

2014 елда төзелгән "Интернетны үстерү институтын"президент хакимиятенең элекке хезмәткәре Алексей Гореславский җитәкли. Бу оешманың төп максаты – "интернетта хәрби-патриотик тәрбия бирүгә" һәм "хакимият сүзен сөйләүгә" грантлар бирү, дип аңлаткан журналистларга бу оешмада элек эшләгән бер хезмәткәр.

Шул рәвешле, "Интернетны үстерү институты" RT дәүләт телеканалында "Прекрасная России бу-бу-бу" тапшырулар сериясе өчен һәм пропагандачы Антон Красовскиның тапшыруларына акчалар бүлеп биргән булган.

Грант алу бәйгесендә җиңүчеләрне Институтның күзәтү шурасы әгъзалары ачыклаган. Алар арасында әйтик Русия президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, Русия президентныың иҗтимагый проектлар идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков, Думаның мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская, RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян бар.

2023 елның 2 июнендә Институт "дәүләт контенты" бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгарды. 163 проектка 10 миллиард сум бирәчәкләр (узган ел 100дән артык проектка 3 миллиардлап сум бирелде).

"Интернетны үстерү институты" проект авторларының исемен күрсәтми, әмма проект атамаларын чыгарды. Алар арасында. "Рамзан. Әхмәт – Русия көче", "Русия коды. Суверен киләчәк" проектлары һәм "Урыс мирасы. Өйгә кире кайту" – Донбасстагы архитектура һәйкәлләренең язмышы турындагы документаль фильм бар. Шулай ук фронтка булышучы эшмәкәрләр турындагы "Фронт өчен эшләнгән" фильмы, хатын-кыз хәрбиләр хакындагы "Z хатын-кызлары" фильмы, "Китүчеләр, сез анда ничек?" проекты да грантлар алган.

Соңгы вакытта Институт вәкилләре грант алучыларны контракт имзалаганнан соң эшкә "ят агент"ларны алмаска тиешсез, проектта сугышка каршы чакырулар булмаска тиеш дип тә кисәтә башлаган.

Әлеге контрактлар хакимиятләрне тәнкыйтьләүне дә тыя, ә бу шартны бозучыларга проект бюджеты күләмендә акча түләргә туры киләчәк.

  • "Интернетны үстерү институты" 2015 елдан бирле эшләп килә. Аны LiveInternet-ка нигез салган Герман Клименко президент хакимияте ярдәме белән оештырды. Шул чакта ук Путин Институтка Русия интернетын үстерү програмы төзергә кушты.
  • 2021 елда оешмага бюджеттан 10 миллиард сум бирделәр, 2024-2025 елда исә 26 миллиард сум бирү ниятләнә.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында Татарстан матбугаты да пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең баскын сугышта катнашырга мәҗбүр ителүен "каһарманлык" дип бәян итеп килә. Русиянең оккупацион сәясәте исә "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.
  • ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG