Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камадан мобилизацияләнгән ирләр һуманитар ярдәм килеп җитмәүгә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түбән Кама башлыгы мобилизациягә эләккән ирләр белән очрашкан. “Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк”, дип сөйләгән “Ермак” кушаматлы хәрби.

Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин мобилизациягә эләгеп, Украинадагы сугышта булып кайткан ирләр белән очрашкан. Очрашуга дүрт сугышчы килгән. Алар район башлыгына һуманитар йөкләрне ала алмыйбыз дип зарланган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк", дип сөйләгән "Ермак" кушаматлы хәрби. Басма белән әңгәмәсендә сугышчы күптән түгел үзе хезмәт иткән хәрби бүлекчәне "ДНР" офицерлары җитәкчелегенә тапшыруларын әйткән.

Солдатлар сөйләвенчә аларның хәрби җитәкчеләре посылкаларны үзләре исеменә ала. Хәрбиләр волонтерлардан һәм башкарма комитеттан үз исемнәребезне күрсәтеп посылка салыгыз, алар безгә барып җитәрлек булсын, дип сораган.

  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
  • Сугыш шартларына хәрбиләрнең зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Әйтик май башында гына Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри – Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры Батыр Хәмзин үзенең туган ягы – Әбҗәлил районы хакимиятеннән яралыларны алып чыгу өчен УАЗ "Буханка" машинасы сораган иде.
  • Һуманитар ярдәмне үз кесәләренә җыючылар турында да билгеле була башлады. Күптән түгел Әлмәттә Украинада сугышучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган түрәне тоткарладылар, ул акчаларны үзенә тоткан дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG