Русия төбәкләрендәге хатын-кызлар тотыла торган тикшерү изоляторларының күбесе тулган. Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова әйтүенчә, гаепләнүчеләрне еш кына саллы сәбәпләр булмаса да тикшерү изоляторына ябалар. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Москалькова "зур булмаган җинаятьләрдә" шикләнелүчеләрне тикшерү изоляторына җибәрүне киметергә, җибәрелгәннәрнең анда күпме тотылачагын билгеләргә чакыра.
"2022 елда Русиядә баласы булган барлыгы җиде мең хатын-кыз сак астына алынган", дип белдергән ул 7 июньдә Федерация шурасының пленар утырышында. Бу хакта "Парламентская газета" җиткерде.
Русиядәге тикшерү изоляторларында барлыгы 110 мең кеше тотыла. Шуларның 10 меңе – хатын кызлар, 700е – балалар.
2022 елның августында Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) илдәге изоляторлар 118,4 мең кешегә исәпләнгән, дип белдергәннәр иде.
- Изоляторда тотылучы хатын-кызлар арасында Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева да бар. 2021 елның 10 ноябрендә ул экстремизмда гаепләнеп кулга алынды. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
- 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
- Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум