Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары 12нче каттан егылып үлгән


Артем Бартенев
Артем Бартенев

Хәзерге вакытта тикшерү комитеты хөкемдар үзенә кул салмаганмы дип тикшерә.

Бүген, 8 июньгә каршы төндә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә эшләүче федераль хөкемдар Артем Бартенев үлгән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.

Бартеневның җәсәден Ямашев проспектындагы йорты янында тапканнар. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул үзенең 12нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән килеп төшкән. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты хөкемдар үзенә кул салмаганмы дип тикшерә.

42 яшьлек Бартенев административ һәм гражданлык эшләре караган. Бүген иртән ул мәхкәмә процессында катнашырга тиеш булган. Моңарчы Татарстанның хокуклар вәкиле идарәсендә ватандашларның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлекчәсен җитәкләгән.

Мәрхүм өйләнгән булган, аның балигъ булмаган ике баласы ятим калган.

  • Былтыр ноябрьдә Татарстанда Теләче районының эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәренең мәете табылган иде. Беренчел фаразларга күрә, ул үз-үзенә кул салган, дип хәбәр ителде.
  • Искәндәр Моталлаповның мәетен полиция бүлекчәсенең җылыту бүлмәсендә тапканнар, күкрәгендә ике яра эзе табылган. Ул үзен бурычлары аркасында үтергән булуы бар дип фаразладылар. Моталлаповның полициядә 18 ел эшләве, өч баласының ятим калуы әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG