Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсон өлкәсе хакимиятләре 600 дүрткел километр җирне су басуын хәбәр итте


"Укргидроэнерго" ширкәте башлыгы Игорь Сирота Кахов гидроэлектр станциясен төзәтеп булмый, аның урынына яңа станция төзү өчен исә кимендә биш ел вакыт һәм бер миллиард һривна (27 миллион доллар тирәсе) кирәк булачак диде.

Херсон өлкәсендә Кахов гидроэлектр станциясе дамбасы шартлаганнан соң, Украина ашыгыч хезмәтләре су астында калган җирләрдә яшәүче меңләгән кешене коткару эшен дәвам итә.

Днепрның Русия басып алган сул ярыннан атышларны дәвам итәләр, бу коткаручыларның эшен авырлаштыра, дип искәртелә.

Бүген, 8 июньдә Херсон өлкәсенә эш сәфәре белән Украина президенты Владимир Зеленский килде. Ул Кахов буасы җимерелгән соң килеп туган вазгыятьне хәл итү турында киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә РБК Украина.

Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин хәбәр итүенчә, бүген иртәнгә су баскан урыннарда уртача тирәнлек 5,5 метрдан артык булган. Өлкәнең 600 дүрткел километр җире су астында калган, шуның 30лап проценты – уң як ярда, калганы – сул як ярда, диелә аның Telegram-каналындагы хәбәрдә.

Херсон өлкәсендә яшәүчеләрне эвакуацияләү дәвам итә дип сөйләгәндә, төбәк башлыгы 8 июнь иртәсенә куркыныч урыннардан ике меңгә якын кешене чыгаруларын әйткән. Аларның күпчелеге – 1500ләбе Херсонның Корабел районыннан.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында исә узган тәүлектә су астында калган урыннардан 300дән артык кешене чыгаруларын җиткерделәр. Шуларның 70е – балалар. Элегрәк баскын хакимиятләр сул як ярдан барлыгы дүрт мең кешене эвакуацияләдек, дип белдергән иде.

Бүген Русия хәрбиләре басып алган Яңа Каховка мэры станция җимерелгәннән соң биш кеше үлде диде. Яңа Каховка – гидроэлектр станциясенә якын урнашкан. Владимир Леонтьев әйтүенчә үлүчеләр көтү көткән һәм батып үлгән, тагын ике кешене коткарырга тырышалар. Аңарчы Леонтьев шәһәрде җиде кеше хәбәрсез югалды, дигән иде.

Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте мәгълүматынча, гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәч баткан районнарда су күтәрелүен дәвам итә, әмма әкренрәк күтәрелә башлаган. Херсонда су 5,5 метрга күтәрелгән дип искәртелә. Днепрның ике ярында барлыгы 50 торак пункт өлешчә яки тулысынча су астында калган.

Кичә бәйсез медиа Русия өй түбәләрендә кешеләр утыра торган авылларга волонтерларны кертми, дип хәбәр иткән иде. Кешеләр ярдәм соравын дәвам итә, су баскан авылларда яшәүчеләр өйләренең түбәләренә менеп котылырга тырыша, диелде.

"Укргидроэнерго" ширкәте башлыгы Игорь Сирота Кахов гидроэлектр станциясен төзәтеп булмый, аның урынына яңа станция төзү өчен исә кимендә биш ел вакыт һәм бер миллиард һривна (27 миллион доллар тирәсе) кирәк булачак диде.

  • 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
  • Украина хакимиятләре буа җимерелүне тикшерүне сорап, Һаагадагы халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.
  • Русия һөҗүм иткәннән соң, Украинага булышучы Көнбатыш илләренең лидерлары арасында күпчелеге гидроэлектр станциясе җимерелгән өчен Мәскәү җаваплы дип фикер белдерде. Аерым алганда, НАТО башлыгы Йенс Столтенберг "бу Русиянең Украинадагы сугышның рәхимсезлеген тагын бер кат күрсәтүче "ачу китергеч гамәл", дип язды.
  • Русия ягы гаепләүләрне кире кага һәм Каховка гидроэлектр станциясендәге казаны "Украина махсус кылган диверсия" дип атый. Русия тикшерү комитеты теракт турында эш ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG