Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәрби уеннар үткәрүгә 4,2 миллион сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бакчага йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы балаларга “Ватанны сакларга әзербез!” дигән квест-уен үткәрәчәкләр. Анда аларга башлангыч хәрби әзерлек дәресен бирмәкчеләр.

Татарстанда хәрби уеннар үткәрүгә 4,2 миллион сум тотачаклар. Бу мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан дип яза "Коммерсантъ".

Совет берлеге каһарманы Петр Гавриловны искә алуга багышланган чара 24-25 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында үтәчәк. Фестивальдә халыкка өч төрле вакыйга күрсәтеләчәк: каһарманның гражданнар сугышында катнашуы, Икенче дөнья сугышының беренче сәгатьләрендә иртәнге сугыш һәм Брест ныгытмасы өчен көрәш.

"Бизнес Online" язуынча, мәктәпкәчә яшьтә булганнар өчен һәм кече сыйныфларда укучыларга "Ватанны сакларга әзербез!" дигән квест-уен үткәрәчәкләр. Анда балаларга башлангыч хәрби әзерлек бирмәкчеләр. Балалар өчен "Штык белән када!" дигән штык сугышы уеннары, "Фашист, менә сиңа гранат" дигән каршылыклар тулы юлдан узу ярышы, сугыш кырында элемтәне җайларга өйрәтә торган уен да булачак диелә. Квестта катнашучыларга Кызыл армия кенәгәсе һәм "Ворошилов укчысы" түштамгасы тапшырылачак.

Чара өчен акчаны республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан бирәчәкләр. Фестивальдә хәрби-тарихи клублардан 270тән артык кеше катнашачак, 14 мең кунак килер дип көтелә.

"Әлбәдән хәрби уеннары" фестивале 2019 елда район чарасы буларак башланып киткән иде, соңрак русиякүләм чарага әйләнде. Ул Русиянең 200 иң яхшы вакыйгалары исемлегенә керә һәм вакыйгалар дәүләт календаренә кертелгән.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Мондый дәресләрне әти-әниләр өчен дә үткәрә башларга җыеналар.
  • 2023 елның сентябреннән илдәге бөтен мәктәп мөдирләренең дә тәрбия бирү өлкәсендә махсус киңәшчеләре булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG