Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд Югары мәхкәмәсе: Кырым музейларының скиф алтыннарын Киевка кайтарачаклар


"Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" күргәзмәсеннән
"Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" күргәзмәсеннән

Скиф алтыны тирәсендә 2014 елдан дәвам итүче низагка Югары мәхкәмә карары нокта куйды. Хәзер Амстердамның Аллард Пирсон музее бу хәзинәләрне Русия аннексияләнгән Кырымга түгел, Украина дәүләтенә тапшырырга тиеш булачак.

Нидерланд Югары мәхкәмәсе Кырым музейларының скиф алтыны тупланмасын Украинага тапшыру турындагы карарны раслаган. Бу хакта Hogeraad басмасы хәбәр итә.

Скиф алтыны тирәсендә 2014 елдан дәвам итүче низагка Югары мәхкәмә карары нокта куйды. Хәзер Амстердамның Аллард Пирсон музее бу хәзинәләрне Русия аннексияләнгән Кырымга түгел, Украина дәүләтенә тапшырырга тиеш булачак.

2014 елда февральдән августка кадәр Амстердамда "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" дип аталган күргәзмә узган иде. Ярымутрауны аннексияләүдән соң, Русия бу хәзинәләрне кире Кырымга кайтаруны таләп итте, Украина бу карарга каршы чыкты.

Гадәттә экспонатларны элек урнашкан музейларына кире кайтаралар. Әмма Украина мәдәният министрлыгы Кырым музейларындагы алтынны читтән торып тартып алды һәм аны Украинаның Киевта урнашкан Тарих музеена саклауга тапшырды.

  • 2016 елның декабрендә Амстердам бүлге мәхкәмәсе Русия Кырымны аннексияләгәнгә кадәр Амстердамга китерелгән хәзинәләр Украинаныкы, дип карар чыгарган иде. Бу карарны Кырым музейлары шикаять итте һәм шикаятьләрне карау биш ел тирәсе барды.
  • 2021 елның октябрендә Амстердам апелляция мәхкәмәсе карарны көчендә калдырды һәм аны соңгы инстанциягә – Нидерланд Югары мәхкәмәсенә юллады.
  • Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Апелляция мәхкәмәсе карарын "рейдер яулап алуы" дип атады. Русия тышкы эшләрендә исә бву карарны сәяси максатлы дип бәяләделәр.
  • Ул чакта Украина президенты Владимир Зеленский карардан канәгать булуын әйткән иде. "Без үзебезнекен һәрчак кире кайтарабыз. Скиф алтынын кире кайтардык, Кырымны да кире кайтарырбыз", дип язды ул.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG