Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Башкорт академия драма театрында Хәким Мортазин белән хушлашачаклар


Хәким Мортазин (1975-2023)
Хәким Мортазин (1975-2023)

Актерны 14 июньдә туган авылы Яңабайда җирләячәкләр.

12 июньдә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры Хәким Мортазин 48 яшендә вафат булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итте.

Хәким Фәрит улы Мортазин 1975 елның 14 мартында Зианчур районының Яңабай авылында туган. 1996 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 1997 елда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасына кабул ителә. Соңгы елларда Хәким Фәрит улы төрле спектакльләрдә күп рольләр уйный, БСТ һәм "Тамыр" телеканалының телевизион фильмнарында төшкән.

2010 елда Хәким Мортазинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән.

Артист белән бүген, 13 июньдә Уфа вакыты белән 14:00 сәгатьтә Башкорт академия драма театрында хушлашачаклар. 14 июньдә туган авылы Яңабайда җирләячәкләр.

  • Азатлык белән әңгәмәсендә Хәким Мортазин милли театрларның уртак проблемнарын атап үткән иде. "Аның берсе – драматурглар юклыгында. Көн кадагына суга торган, социаль мәсьәләләргә багышланган әсәрләр юк. Чөнки хәзер халыкка проблемнарны күрсәтәбез дип урамда булган пычраклык, тәртипсезлекне кинога да чыгарабыз, сәхнәгә дә үтеп керә башлады. Хәзер җайлап кына бәләкәй халыкларны кысу бара. Шушы шартларда яшьләр белән эшләү бик мөһим. Алар өйләрендә гаджетларга алданып утырмыйча, килеп күңел матурлыгын, телен, көен тыңлап үтсеннәр иде. Боларны үзләренә сеңдермәсә, киләчәктә балаларына ни калдырырлар соң? Кызганыч, театрда балаларга әкиятләрне урысча уйныйбыз. Бу – мәктәпләрнең соравы буенча. Яшәргә бит кирәк", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG