Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" фестивале: "Милли театрлар өчен беренче чиратта тел мәсьәләсе тора"


"Нәүрүз" фестивале ачылышы
"Нәүрүз" фестивале ачылышы

2 июнь Казанда төрки халыкларның XIV халыкара театр фестивале ачылды. Камал театры каршындагы мәйданда тантаналы чара узганнан соң, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтте.

Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле быел "Алтын битлек" театраль премиясенең махсус бүләгенә лаек булган иде. Күрәсең, бу аңа "Нәүрүз"дә өстенлек биргәндер. Аннары фестиваль ел саен нинди дә булса бер халыкның театрына багышлана. Быел Башкортстан республикасына һәм Мәҗит Гафури театры оешуга 100 ел тулганлыктан, ул башкорт театрларына багышланды.

Казанда XIV "Нәүрүз" фестивале ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

Фестивальнең "Зөләйха..." белән ачылуына театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та ачыклык кертте:

— Мин романга бәя бирмим, фәкать спектакль турында фикер әйтәм. Спектакльдә сүз башкорт хатыны турында бара. Димәк, бөтен конфликтны сызып атабыз. Чөнки ул безнең турында түгел. Зөләйха баштан ук башкорт милли киеменнән чыга, башкорт телендә уйный. Шуңа күрә ул татарны күтәрми дә, мыскыл да итми. Ләкин ул бик үзенчәлекле һәм зур резонанс алган спектакль. Милли театр шушы спектакль белән "Алтын битлек" алды. Шуңа күрә аңа игътибар итмәсәк, дөрес булмас иде. Бу - Гүзәл Яхина түгел, бу Ярослава Пулинович белән Айрат Абушахманов иҗаты.

"Нәүрүз"гә төрки булмаган илләр дә тартыла. Алдагы елларда биредә Литва, Маҗарстан театрлары чакырылса, быел – Романия. Шулай итеп, 7 июнь көнне Nottara Theater "Мольер" спектален тәкъдим итәчәк.

Ачылыш тантанасында Искәндәр Хәйруллин һәм Фәрит Бикчәнтәев
Ачылыш тантанасында Искәндәр Хәйруллин һәм Фәрит Бикчәнтәев

Фестиваль быелдан шоукейс үткәрә башлый: спектакльләрне карарга Франция, Германия, Норвегия, Маҗарстан, Иран, Төркия, Грузия продюссерлары килә. Димәк, чара милли театрларны ярыштыру юлыннан китмәгән, ул аларга өстәмә игътибар юлларын эзли. Шулай булгач, "Нәүрүз"дә төрки театрлар өчен "Алтын битлек" булу мөмкинме? Бу сорауга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев менә ничек җавап бирде:

— Мин "Алтын битлек"нең Русия буенча ничек хәрәкәт итүен күзәтәм. Ул нәрсәдер тудыра, шул ук вакытта нәрсәнедер җимерә, кемнедер кем беләндер талаштыра. Шуңа күрә без принципиаль рәвештә жюридан баш тарттык, беренче урыннарны билгеләмәскә булдык. Безгә бер-беребез белән күрешү, аралашу әһәмиятле. Шуңа күрә тагын бер "Алтын битлек" булдыруның хаҗәтен күрмим. Ул тагын бер-беребезне аерачак бит. Бүген аерылырга ярамый.

Милли театр вәкилләрен нәрсә борчый соң? Башкорт драма театры артисты Хәким Мортазин яшьләрне гаджетларыннан аерып булмый дип борчыла. Телне, моңны ишетмәгәч, үз балаларына нәрсә калдырырлар соң ди артист:

Хәким Мортазин
Хәким Мортазин

— Чит өлкәләрдә булган милли театрлар белән без сирәк күрешәбез. Күрешү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу – бик әйбәт күренеш. Милли театрларның проблемнары уртак. Аның берсе – драматурглар юклыгында. Көн кадагына суга торган, социаль мәсьәләләргә багышланган әсәрләр юк. Чөнки хәзер халыкка проблемнарны күрсәтәбез дип урамда булган пычраклык, тәртипсезлекне кинога да чыгарабыз, сәхнәгә дә үтеп керә башлады. Тамашачы болай театрдан кире борылырга да мөмкин. Чөнки ул пычраклыкны, юньсезлекне урамда да күрә.

Тамашачылар
Тамашачылар

Хәзер җайлап кына бәләкәй халыкларны кысу бара

Хәзер матурлыкны, мәдәниятебезне, телебезнең байлыгын күрсәтергә кирәк. Иң беренче чиратта тел мәсьәләсе тора. Хәзер җайлап кына бәләкәй халыкларны кысу бара. Шушы шартларда яшьләр белән эшләү бик мөһим. Алар өйләрендә гаджетларга алданып утырмыйча, килеп күңел матурлыгын, телен, көен тыңлап үтсеннәр иде. Боларны үзләренә сеңдермәсә, киләчәктә балаларына ни калдырырлар соң? Кызганыч, театрда балаларга әкиятләрне урысча уйныйбыз. Бу – мәктәпләрнең соравы буенча. Яшәргә бит кирәк".

Хакассиядә дә милли мәсьәләләр буенча хәлләр мактанырлык түгел. Топанов исемендәге милли театры режиссеры ярдәмчесе Юлия Чебодаева әйтүенчә, халык көннән-көн милли әсәрләрдән бизә:

Юлия Чебодаева
Юлия Чебодаева
Күбрәк урыс телендә уйныйбыз

— "Нәүрүз" милли театрларга тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Без бит бер-беребезне карап күп нәрсәгә өйрәнәбез. Милли театрларда финанс мәсьәләсе дә бик кискен тора. Безнең, мәсәлән, чит өлкәләргә чыгу мөмкинлеге бик чикле. Икенчесе – тел мәсьәләсе. Күбрәк урыс телендә уйныйбыз. Милли әсәрләргә килгәндә, мәсәлән, без Казанга Хемингуэй әсәре буенча куелган "Карт һәм диңгез" спектаклен алып килдек. Бик җитди әсәр, аудитория бик аңлап та бетерми. Безнең халык аңа әле ияләшә, акрынлап тартыла гына башлады. Ә Уфада һәм Казанда тамашачы зал тутырып килде һәм бик җылы кабул итте.

Милли театрларга яңа алымнарны өйрәнү дә, проблемнарын уртага салып сөйләшү дә бик кирәк. Шуңа "Нәүрүз"не яратабыз, ди Тыва театры артисты Надежда Ооржак:

Надежда Ооржак
Надежда Ооржак

— Әле генә Уфадагы "Туганлык" фестивалендә катнаштык. Анда кырысрак атмосфера, ни дисәң дә иң яхшысы дип танылу өчен көрәшәсең бит. Ә биредә дуслык, бәйрәм рухы.

Милли театрлар әле үз телләрен онытмаган актерлары белән мактана ала. Ләкин бик озаккамы? Милли театрларда спектакльләрне урысча уйнау гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шуңа күрә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ничә еллар буе милли кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрә. Быелдан "Нәүрүз" бу йөкне дә үзенә ала. 10-16 июньдә "Nauruz school" студент спектакльләре халыкара фестивален үткәрә. Анда милли студияләр катнашачак. Быел әлеге мәктәпкә Казакъстан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Якутия һәм Татарстан студентлары җыелачак.

XS
SM
MD
LG