Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт театрының "Зөләйха күзләрен ача" спектакле "Алтын битлек" бәйгесендә махсус бүләк алды


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

16 апрель Мәскәүдә Русиянең "Алтын битлек" театр бүләген тапшыру тантанасы үтте.

Гафури исемендәге Башкорт драма театры куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле Гүзәл Яхина әсәрен "сәхнә теленә уңышлы күчергән өчен" җюриның махсус бүләгенә лаек булды.

Иң яхшы балет спектакле дип режиссер Кирилл Серебренниковның Большой театрда куйган "Нуреев" спектакле аталды. Бүләкне алырга сәхнәгә Серебренников үзе чыкты. Бу премияне ул үзе өчен көтелмәгән хәл диде, үзе белән эшләгән кешеләрне мактады. "Безгә [Рудольф Нуриев] үзе булышты, ул үзе дә хайп ярата торган булган", дип өстәде режиссер.

Моннан тыш "Нуреев" спектаклендә роле өчен биюче Вячеслав Лопатин "Балетта/заманча биюдә иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңде. "Нуреев" спектакленең балетмейстеры да "Балетта/заманча биюдә иң яхшы балетмейстер/хореограф эше" дигән номинациядә премиягә лаек булды.

"Алтын битлек"нең төп бүләген шулай үк Кирилл Серебренников алды. Бу аның иреккә чыгарылганнан соң сәхнәгә менеп алган беренче премиясе иде.

"Драма әсәрендә иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә Воронежның камера театрыннан Камил Тукаев бүләкләнде. Нәселе белән Габдулла Тукайга барып тоташкан татар егете Камил Тукаев "Антигона"да Креон ролен иҗат иткән.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры да алты номинациядә тәкъдим ителгән иде, әмма бер бүләк тә ала алмады.

Камал театрының "Тормышмы бу?" спектакле берьюлы алты номинациядә сайлап алынган иде. "Иң яхшы драма” номинациясеннән тыш, "Драма режиссеры" номинациясендә 27 яшьлек режиссер Айдар Җаббаров, икенче пландагы хатын-кыз роленә Ләйсән Рәхимова, ир-ат роленә Искәндәр Хәйруллин, рәссам эше номинациясендә Булат Ибраһимов һәм ут рәссамы номинациясендә Ольга Окулова дәгъва иткән иде.

Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле дә алты номинациядә чыгарылды – драма спектакле, режиссер эше, хатын-кыз роле, рәссам эше, костюмнар һәм ут буенча рәссам эше.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG