Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Актаныш халык театры кыю әсәргә алынудан курыкмый"


Спектакльдән күренеш

14 май Камал сәхнәсендә Актаныш халык театры Нурихан Фәттах әсәре нигезендә куелган "Итил суы ака торур" спектаклен күрсәтте. Әлеге тарихи роман 28 елдан соң кабат сәхнәгә кайтты.

Казанда "Итил суы ака торур" премьерасы чын мәгънәсендә бәйрәм төсмерен алды. Тамашачыны фойеда “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле каршы алды. Шунда ук "Актаныш чәкчәге" күргәзмәсе эшләде. Актаныш театры көннәрендә өч театр коллективы катнашырга тиеш иде. Ләкин Камал сәхнәсе буш булмау сәбәпле, тамашачы Киров авылы театры һәм Актаныш халык театры иҗатын гына күрде.

Халык театрын карарга Актаныш якташлар җәмгыяте җыелып килгән иде. Рәсми затлардан район башлыгы Энгель Фәттахов, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Нурихан Фәттахның гаиләсе – хатыны Руфинә Фәттахова, балалары оныклары, язучылар – Вахит Имамов, Нурислам Хәсәнов, Нәҗибә Сафина килде.

Актаныш халык театры "Итил суы ака торур" спектаклен күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Узган ел Нурихан Фәттахның тууына 90 ел булган иде. Әлеге вакыйга уңаеннан аның "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнары кабат басылды, ләкин әдәби кичә оештырылмады. Актанышлар мәдәният дөньясындагы әлеге кимчелекне каплады.

Актаныш театры Казанда Нуриев фестивале барган вакытка туры килде. Аның рекламы да әллә ни булмады, ләкин зал тулы иде. Күрәсең, халыкка күптән тарихи әсәрнең сәхнәгә менүе кирәк булган. Ләкин ни өчен шушы әсәр сайланган соң? Бу хакта Азатлык театрның режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов белән сөйләште:

– Халык театрлары гадәттә җиңелчә әсәрләр, мелодрамалар, комедияләр куя. Ә сез тарихи әсәргә алынгансыз. Ни өчен нәкъ менә шушы әсәрне сайладыгыз?

Нур Хөсәенов
Нур Хөсәенов

– "Итил суы ака торур"ны сәхнәләштерү - минем күптәнге хыялым. Бу әсәрне иң беренче укыганда ук, андагы вакыйгалар кино кебек күз алдына килгән иде. Әсәрнең, күрәсең, вакыты җитте. Башта без Тинчурин театрыннан әзер инсценировканы алырга уйлаган идек. Аннан үзебез тәвәккәлләргә булдык. Инценировка язу җәһәтеннән дә бу минем беренче тәҗрибәм булды. Күптән түгел халык режиссерлары семинарында катнашкан идем. Анда да профессионал режиссерлар пьеса сайлау авыр, яхшылары бармак белән санарлык кына һәм бик күп куелган, шуңа күрә чәчмә әсәрләрдән инсценировкалар язып карамыйсызмы дип тәкъдим иткәннәр иде. Чыннан да чәчмә әсәр белән эшләү кызыклы һәм фантазиягә урын калдыра.

– "Итил суы..."н 1991 елда Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде. Ул чакта Нурихан Фәттахның, синең спектаклең нәрсә турында дигән соравына ул, ана турында, дип җавап бирә. Сезнең куелышта төп тема нинди?

– Ул чакта Исламия Мәхмүтова башкарган Койтымбикәгә зур урын бирелгән булган. Без исә дәүләтчелек темасына, Алмыш хан образына күбрәк игътибар бирдек. Чөнки соңгы чорыбыздагы батырларыбызны, җырчыларыбызны, шагыйрьләребезне беләбез, ә элегрәк чорларда яшәгән бөек шәхесләребезне онытабыз. Алмыш хан да шундый онытылган зат. Ул – дәүләтне ныгыткан, ислам динен кабул иткән шәхес. Мин "ата-бабаларыбыз безгә амәнәт итеп ил калдырдылар, ә без балаларыбызга аннан да зуррак амәнәт – ислам динен калдырыйк" дигән сүзләр өстәдем.

Тамшадан күренеш
Тамшадан күренеш

– Тарихи әсәр шактый чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә аңа профессионал театрлар бик алынмый да. Сезгә район хакимияте бик ярдәм иткән, күренеп тора. Гәрчә әлеге чыгымнарны каплый алмаячагыгыз аңлашылса да...

– Бу әсәр чыннан да район башлыгы ярдәме белән барлыкка килде. Узган елгы очрашуда Энгель Фәттахов, Казанга нинди әсәр белән барыр идегез, дип сораган иде. Мин Нурихан абыйның шушы әсәрен әйттем һәм бик чыгымлы эш булачак дип кисәттем. Ул, анысы өчен борчылма, диде. Шулай булды да. Безнең костюмнарга профессионал театр артистлары да шаккатты. Ә бит илледән артык артист катнаша, күбесе берничә мәртәбә кием алмаштыра.

– Еш кына тарихи әсәрләрне читләтү сәбәбе итеп "аны халык карамый" диләр. Сез Башкортстанның Илеш районында да булып кайттыгыз, Актаныш районында да күрсәттегез, халык әсәрне ничек кабул итте?

Бу роман – татар милләте өчен әйтеп бетергесез байлык

– Миңа калса, халык тарихи әсәргә сусаган. Чөнки сезнең спектакльдән соң китабын алып укыйсы килү теләге туды дип килеп әйтүчеләр булды. Ярый ла безнең буын китап укып үсте. Хәзерге яшьләр китап түгел, интернет белән кызыксына. Әгәр без аларның игътибарын китапка юнәлтә алабыз икән, димәк, эшебез бушка булмаган. Без "Итил суы..."ның кассага эшли торган әсәр булмавын да аңлыйбыз. Камалга килүебез дә акча эшләү максатыннан түгел, ләкин халыкка бу әсәрне күрсәтергә кирәк. Чөнки бу роман – татар милләте өчен әйтеп бетергесез байлык.

Актаныш мәдәният йорты хормейстеры Робсон Мусин халык театрлары кыю әсәрләргә иң беренче алына дигән фикердә:

Робсон Мусин
Робсон Мусин

– Халык театры исемен без 1974 елда алдык. Без ул чакта Әнгам Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" дигән әсәре нигезендә куелган спектакль (режиссер – Гали Арсланов) белән Казанга килдек һәм халык театры исемен алып кайтып киттек. Халык театрлары профессионал театрларга җим бирүче дә. Әйтик, 80нче елларда Фаил Ибраһимов бездә Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрен сәхнәләштерде. Бу бик көчле, сәяси әсәр, ул вакытта аны сәхнәгә куярга да ярамый иде әле. Без тәвәккәлләдек, аны режиссер Марсель Сәлимҗанов, башка бик күп атаклы шәхесләребез карап сокландылар. Берничә ел үткәч, ул Камал театры сәхнәсенә менде. Бу юлы "Итил суы ака торур" дигән тирән мәгънәле әсәр алып килдек. Хәзер дә профессионал театрларга үрнәк булырбыз дигән өмет бар.

Актаныш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров әйтүенчә, халык театрлары үсештә:

Альберт Мансуров
Альберт Мансуров

– Актаныш районының һәрбер мәдәният йортында театраль коллектив эшли. Шулар арасында халык исемен алган 10 коллективыбыз бар. Алар инде җиңел әсәрләрдән үсте, бүгенге вазгыяткә туры килгән, ил-көн язмышына аваздаш булган катлаулы әсәрләргә курыкмыйча алыналар. Яшерен-батырын түгел, бу – зур чыгымлы спектакль, ул район хәерхаһлы булмаса, бу идея тормышка ашмас та иде.

Энгель Фәттахов – киңкырлы шәхес. Район икътисад ягыннан гына түгел, рухи үсешне дә кайгырта. Чөнки бу театрлар халыкны интернеттан тартып чыгара, кайсын катнаштыра, кайсын тамашачы итә. Ул турыдан-туры халык белән эшли.

Энгель Фаттахов спектакль тәмамланганнан соң Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең рәхмәт хатын укыды. Анда "Олы әдибебез Нурихан Фәттахның мәшһүр "Итил суы ака торур" тарихи әсәрен сайлап, аны Татарстанның иң абруйлы сәхнәсендә – Камал театрында куярга җөрьәт итү өчен тырышлык һәм талант кына түгел, үз-үзеңә ышаныч та, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә кирәк. Булдырасыз!" – диелгән.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

– Актаныш җирендә талантлы шәхесләр яши. Без инде театр көннәре формасында өч көнлек үткәрергә планлаштырган идек быел, чөнки бик матур коллективларыбыз бар. Әлбәттә, җаваплы, тарихи әсәр алып килдек. Бу әсәрнең инсценировкасын Нур Хөсәенов язды, ул режиссеры да булды һәм төп рольне – Алмыш ханны башкарды. Спектакльнең бәхете – тамашачыдан, рәхмәт сезгә, – диде Энгель Фәттахов.

Руфинә Фәттахова милләт өчен авыр елларда бу әсәрнең кабат сәхнәгә менүендә зур мәгънә бар дигән фикердә:

Руфинә Фәттахова
Руфинә Фәттахова

– "Итил суы ака торур" романының беренче тапкыр басылуына быел 49 ел тулды. Аннан соң әлеге әсәр татар телендә 4-5 мәртәбә кабат басылды. Рус телендә ике мәртәбә 100әр мең тираж белән чыкканнан соң, 29 ел узгач, рус телендә кабат басылды. Нурихан исән булса, туксан еллыгына президент ярдәме белән берьюлы өч романы басылуга сөенер иде. Андый хәлнең бер язучыны да күргәне булмагандыр.

"Итил суы..." романының гомере, гомумән, бәхетле булды. Инде килеп, авыр елларда, үзегез беләсез, татар милләте өчен җиңел еллар түгел, актанышларның шушы романга алынулары һәм тамашачыга җиткерә алулары зур мәгънәгә ия.

фикерләр (20)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG