Башкорт дәүләт филармониясе Беларусның Мински шәһәрендәге бәйрәм чараларында Русия думасы депутаты, автор-башкаручы Денис Майдановны катнаштыру өчен 4,86 миллион сумлык килешү төзегән. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан, дип яза "Коммерсантъ".
Килешүне җәмәгатьчелеккә чыгармаганнар, аның кем белән төзелгән булуы әйтелми. Аны 2023 ел ахырына кадәр тормышка ашырырга тиешләр.
- Денис Мәйданов – Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаучыларның берсе.
- Быел март аенда Украина мәхкәмәсе Русия думасының 20 депутатына 15әр ел төрмә җәзасы бирү, аларның милкен тартып алу турында читтән торып карар чыгарды. Алар Украинаның бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына кул сузуда гаепле дип табылды. Алар арасында Денис Майданов та бар иде.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстан рәсмиләре сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум