Accessibility links

Тукай районында агач йорт янган. Җиде кеше, шул исәптән дүрт бала үлгән


Янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган диелә. Татарстан тикшерү комитеты “саксызлык белән үтерү” турында җинаять эше ачкан.

Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булган, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар. Татарстан тикшерү комитеты "саксызлык аркасында үтерү" турында җинаять эше ачкан.

Янгын турындагы хәбәр кичә, 18 июньдә 13:17 сәгатьтә килеп ирешкән. Аны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 техника җәлеп ителгән. Янгынны сүндергән вакытта җиде кешенең мәете табылган.

"Татар-информ" язуынча, янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган диелә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, булган хәлләрне ачыклыйлар. Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, прокуратура да эшне тикшерүне үз күзәтүенә ала.

Бүген иртән тәртип саклау оешмалары белән киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр уздырырга һәм янгынга каршы чаралар уздыруны көчәйтергә кушты.

  • Былтыр 4 августта Чаллыда биш катлы йортларның берсендәге балконда ут чыкты. Янгынны сүндергән вакытта анда 2,5 һәм 4,5 яшьлек ике баланың мәете табылды. Балаларның әнисе аларны калдырып кибеткә, әтисе велосипедта йөреп кайтырга чыккан булган. Фаҗига ун минут эчендә булган диелде.
  • Татарстанда социаль имин булмаган гаиләләр саны бер елда 16 процентка арткан. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләр исә алты процентка күбәйгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG