Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда социаль имин булмаган гаиләләр саны бер ел эчендә 16 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада 1306 гаилә һәм 2726 бала социаль яктан куркыныч хәлдә булган. Чагыштыру өчен: 2021 ел ахырына Татарстанда моный 1226 гаилә һәм 2508 бала исәпләнгән.

2022 ел эчендә Татарстанда социаль имин булмаган гаиләләр саны 16 процентка арткан. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләр исә алты процентка күбәйгән. Бу белешмәләрне Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец китерде.

Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада 1306 гаилә һәм 2726 бала социаль яктан куркыныч хәлдә булган. Чагыштыру өчен: 2021 ел ахырына Татарстанда моный 1226 гаилә һәм 2508 бала исәпләнгән.

Ятимнәр йортларында бер елдан да артыграк калучы балаларның саны исә 29 процентка артты, диде Татарстан дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты утырышында Волынец.

Утырыш барышында балалар хокуклары вәкиле депутатларга аерылышырга җыенган парлар өчен низагны җайга салу процедурасын мәҗбүри итәргә тәкъдим итте.

Әмма бу тәкдимне Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәнкыйтьләп чыкты. "Әйдәгез моңа аек акыл белән карыйк әле. Янә моны дәүләт өстенә аударып калдырыргамы? Мәктәпләрдәге психологлар кайда? Аларны кем әзерли? Фикерләр туып тора, ә тормышка ашырылмый. Бу фикер дә бәлки дөрес һәм кызыклыдыр. Сез бер шәһәрне, районны алыгыз да карагыз – бу механизм эшләп китәчәкме, юкмы", диде ул.

Моңа җавап итеп Волынец низагны җайга салуның 100 процент уңыш белән тәмамланачагын беркем дә гарантияләми диде.

  • 2022 елда Татарстанда соңгы биш ел эчендә иң күп күләмдә хәмер сатылуы хәбәр ителгән иде. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде. Әйтик, 2021 елда хәмер сату күләме – бер процентка, ә аракы сату – дүрт процентка кимегән иде.
  • Быел исә республиканың барлык районнарында да диярлек хәмер сату арткан. Аеруча Кайбычта (24 процентка), Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында (20 процентка), Чаллы белән Казанда дүрт процентка күбрәк сатылган.
  • Моңа Татарстан түрәләре дә тырышлык күрсәтте: узган ел Дәүләт алкоһол инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.
  • Шул ук вакытта 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG