Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2022 елда хәмер сату дүрт процентка арткан 


Архив фотосы
Архив фотосы

Былтыр соңгы биш елда иң күп күләмдә хәмер сатылуы искәртелә. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде. 

2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк, былтыр 5,62 миллион дал сатылган булган.

Бу хакта Дәүләт алкоһол инспекциясе белешмәләренә таянып, "Коммерсантъ" яза.

Шул ук вакытта 2022 елда соңгы биш ел эчендә иң күп күләмдә хәмер сатылуы да искәртелә. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде. Әйтик, 2021 елда хәмер сату күләме – бер процентка, ә аракы сату – дүрт процентка кимегән иде. 2020 елда исә – ике процентка.

Быел исә республиканың барлык районнарында да диярлек хәмер сату арткан. Аеруча Кайбычта (24 процентка), Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында (20 процентка), Чаллы белән Казанда дүрт процентка күбрәк сатылган.

Шулай да бу күрсәткечләр кимегән районнар да бар. Әйтик, Актаныш районында спиртлы эчемлекләр сату өч процентка кимегән, ә Әлки районында былтыргы күләмдә үк калган.

Уртача алганда, Татарстанда яшәүче бер кеше 2022 елда 15 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми.

Узган ел Дәүләт алкоһол инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.

Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.

Узган ел Татарстанда "санкцияләр басымы" аркасында хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озайтылды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында 2021 елда республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте.

Күптән түгел Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов республика хакимияте авылларда хәмер сатучы кибетләр санын арттырырга тели, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүген республикада 1 192 авылда, шул исәптән 100 кеше күбрәк яшәгән 215 авылда хәмер сатыла торган кибетләр юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG