Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимияте авылларда аракы сатуны арттырырга тели


Узган ел Диния нәзарәте авылларда аракы сатуны арттыруга каршы чыккан иде. Быел мөфтият фикерен исәпкә алмакчылар.

Татарстан хакимияте авылларда хәмер сатучы кибетләр санын арттырырга тели. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов оешманың еллык киңәшмәсендә белдерде. Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин бу фикерне хуплап, авылларда аракы сатучы кибетләрне киметмәскә кушты.

Әхмәтханов сүзләренчә, бүген республикада 1 192 авылда, шул исәптән 100 кеше күбрәк яшәгән 215 авылда хәмер сатыла торган кибетләр юк.

"Шуңа күрә без Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татпотребсоюз оешмасы, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән әлеге авылларда кибетләр арттыру бурычын куябыз. Әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фикерен исәпкә алачакбыз. Узган ел алар үз фикерләрен җиткерде. Без моны кибет ачу өчен түгел, ә канунсыз аракы сатылмасын өчен эшлибез", диде ул.

Әхмәтханов китергән саннардан күренгәнчә, "Татспиртпром" оешмасының програмы нигезендә бүген зур булмаган 160 авылда аракы сата торган сәүдә урыннары эшли. Моннан тыш, Татарстанның башка төбәкләр чигендә урнашкан авылларында 222 шундый кибет бар. Яңа сәүдә урыннарын да шул програм кысаларында ачарга җыеналар.

2022 елда Татарстанда җитештерелгән җирле хәмер сату, 2021 елга караганда, 4 процентка арткан. Узган ел барлыгы 5619,8 мең декалитр күләмендә исерткеч эчемлекләр сатылган. Алкоһол сатуны арттыра алган районнар арасында Югары Ослан (19 процент) һәм Яңа Чишмә районнары (15 процент) әйтелә. Мамадыш районында исә 1 процентка, Теләчедә - 2 процентка сату кимегән.

2022 елда "Татспиртпром" хәмер җитештерүне 26 процентка арттыра алган.

  • Узган ел Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.
  • Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.
  • Узган ел Татарстанда "санкцияләр басымы" аркасында хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озайтылды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында 2021 елда республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG