Русия думасы Украинага каршы сугышта катнашса, зур булмаган һәм уртача авырлыкта җинаять кылган кешеләрне азат итү турындагы канунны икенче һәм өченче укылышта хуплады.
Мобилизацияләнгәннәрне яки саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәрне хәрби хезмәттән киткән көннән башлап яки дәүләт бүләге бирелгән көннәреннән алып җинаять җаваплылыгыннан азат итәчәкләр.
Шул ук вакытта экстремизмга чакыруда һәм атом-тош материаллары белән канунсыз кулланырга өндәүдә шикләнелүчеләр азат ителмәячәк. Балигъ булмаучыларга каршы җенси җинаятьләр кылганнарның, террорчылык, тотык итеп алу, канунсыз кораллы төркем оештыру, дәүләткә хыянәт һәм экстремизм маддәләре нигезендә хөкем ителгәннәрнең хөкем карары кире кагылмаячак.
Думага канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас, шулай ук депутат Ирина Панькина керткән иде.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җаваплылыктан азат итү – "җәза бирү максатларына ирешергә булышачак" һәм "кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк".
- Узган ел җәен "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте тоткыннарны сугышка җибәрә башлаган иде. Аның җитәкчесе Евгений Пригожин Бахмут янында 10 меңләп тоткынның һәлак булуын таныды. Алты айлык контрактлары төгәлләнгәннән соң элекке тоткыннар азат ителде - күрәсең, президентның ярлыкау турындагы ябык карарлары нигезендәдер.
- Тәкъдим ителгән канун өлгесе ярдәмендә шушы тәҗрибәне саклану министрлыгына карата канунлаштырмакчы булулары бар.
- Шул ук вакытта "Вагнер" авыр җинаять кылучыларны да сугышка җибәрде, ә аңа ялланган тоткыннар ярты елдан соң азат ителде. Хәрби хезмәттән исә мобилизация тәмамланмыйча китү мөмкин түгел диярлек, ә "өлешчә" мобилизация турындагы фәрман әле дә гамәлдә кала бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум