Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе тарихта иң түбән дәрәҗәгә төште, дип яза "Реальное время".
Республикада мәшгульлек Идел буе федераль өлкәсендә иң югары дәрәҗәдә, ди ул. Бу күрсәткеч Русиядәге урта дәрәҗәдән дә югарырак, хәзерге вакытта 62% чамасын тәшкил итә, дип ышандыра министр.
Республика хезмәт министрлыгы мәгълүматына күрә, 2023 елның май аенда эшсезлек 0,31% дәрәҗәсен тәшкил итте. Иң югары эшсезлек Түбән Кама районында (0,54%) теркәлде.
- 2022 ел нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда эшкә яраклы халыкның 0,8 проценты эшсез утыра. Татарстанда исә андыйлар саны - 0,4 процент.
- Рәсмиләр 2023 ел башына Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы түбән дәрәҗәгә төште дип белдерде. Республиканың мәшгульлек үзәгендә бүген 7,5 мең эшсез теркәлгән.
- Шул ук вакытта рәсми чыганакларда күренмәүче эшсезлекнең дәрәҗәсе, ягъни тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны күрсәтелми. Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, 2022 елның өченче чирегендә (еллык саннар әлегә әйтелмәде) Русиядә күренмәүче эшсезләр 4,6 млн кешегә җиткән иде. Financial Times Finexpertiza илдә күренмәүче яки яшерен эшсезлек рәсми эшсезлек саннарыннан өч тапкырга артып киткән дип язды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум