Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсенә 2,8 мең белгеч җитми


Министр бу өлкәдә белгечләрне әзерләү өчен 6 сыйныфтан ук укучыларны эзләү кирәк дип саный.

2018 елдан бирле Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр саны 8 мең кешегә кимегән. Бу хакта республика Дәүләт корылтае утырышында Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бу өлкәдә эшләүче белгечләр саны 50,6 мең тәшкил итә. Авыл хуҗалыгына 2,8 мең белгеч җитми.

Министр бу өлкәдә белгечләрне әзерләү өчен 6 сыйныфтан ук укучыларны эзләү кирәк, дип саный.

— Үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләячәк балаларны безгә алтынчы сыйныфтан эзләргә кирәк. Алга таба аларны көллият яки университетка кертәчәкбез, — дип белдерде Фәзрахманов.

Хәзерге вакытта Башкортстан мәктәпләрендә 70 агросыйныфлар ачылган. Ихтыяҗны каплар өчен барлыгы 200гә якын андый сыйныфлар ачу кирәк, дип саный Башкортстан авыл хуҗалыгы министры.

  • Узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы өкләсендә уртача хезмәт хакы 39 186 сумга җиткән. Шулай да бу республикадагы 52 087 сум уртача хезмәт хакыннан 25 процентка азрак.
  • Элегрәк Башкортстанның танылган фермеры, Иглин районында токымлы атлар, сарык асраучы Хәсән Идиятуллин Азатлыкка сугыш аркасында кертелгән чикләүләрдән төрле яклап зур зыян күрүен, фермерларның тормышлары катлаулануын әйтте.
  • "Мин алырга җыенган техникаларга хаклар икеләтә артты. Алмаш детальләр кимендә 2,5-3 тапкырга сикерде", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG