Якутиядә яшәүчеләр "Ысыах" милли бәйрәмен сугышка багышлауга каршы чыккан. Бу хакта Русиянең азиат халыклары бәйсез медиасы хәбәр итте.
"Ысыах – саха өчен иң мөһим бәйрәм. Якыннар тормышны, тынычлыкны, туган җирне мактау өчен җыела. Изге, кагылгысыз йола. Әмма явызлык бу изге бәйрәмгә дә үзенең канлы кулларын сузды. Кремль узурпаторлары кушуы белән оятсыз маңкортлар быел Ысыахны сугыш бәйрәме дип игълан итте", диелә хәбәрдә.
Бу халыкларның мирасын юк итү, дип искәртелә.
"Ысыахны канга буярга тырышу бөтен кешеләрнең, хәтта сугыш турында дәшмәүчеләрнең дә ачуын китерде. Меңләгән саха якташларын бу пропаганда чарасына килмәскә чакыра", диелә.
Күптән түгел Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дип белдерде. Шул сәбәпле, 21 июньдә Якутиянең танылган алып баручысы Лиза Газизова бу бәйрәмдә катнашудан һәм аны алып барудан баш тартты.
"Кешеләрнең моңа гаебе булмавын аңлыйм, әмма мондый ысыахта катнашасым килми. Гафу итегез", диде ул.
Ысыах бәйрәмен быел 24 июньдә ачып җибәрәчәкләр, ул ике көн барачак.
- Русиянең Украинага һөҗүмен хуплауда татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары читтә кала алмады. Башкортстаннан мондый мисаллар шактый булды.
- Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.
- Ә Кыйгы районы Сабан туена килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар, ятьмәләр үрдергәннәр иде.
- Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.
- 3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында узган "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәмендә саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум