Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты "Вагнер" оештырган фетнәдән файдаланырга чакырды


Ахтем Чийгоз
Ахтем Чийгоз

Кырымдагы хәлләр Русия төбәкләренә дә, тәэсир итә ала, мәсьәлән Татарстан да Кырымны күзәтеп торачактыр, ди Ахтем Чийгоз.

Украина Югары Радасы депутаты, Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз "Вагнер" оештырган фетнәдән файдаланырга чакырды. Бу хакта ул "Прямий" украин телеканалында барган марафон вакытында әйтте.

"Хәзер безнең "Б" планыбыз нинди булганын ишетергә телим. Заманында Кырым-Украина административ чигенә меңнәрчә коралсыз кеше чыккан идек. Русиядәге хәлләрнең барышы Кырымда хәлләрнең ничек үзгәрәчәгенә бәйле булачак. Аның өчен безнең "Б" планыбыз нинди?" дигән сорауны ул эфирда берничә тапкыр кабатлады.

"Кырымдагы хәлләр Русия регионнарына да тәэсир итә ала, мәсьәлән Татарстан да Кырымны күзәтеп торачактыр. Мин фетнә чыккан якларны беләм. Краснодар якларында казакълар, үзенчәлекле холыклы кешеләр яши. Әгәр дә анда үзәктән ниндидер көчләр кертелсә, анда яшәүчеләр моны кабул итмәс" диде ул.

Сүзен дәвам итеп ул "Кырым җитәкчеләре Мәскәүгә китә", дип өстәде.

Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов һәм Акъяр (Севастополь) губернаторы Михаил Развозжаев "Вагнер" белән бәйле хәлләр турында белдерүләр ясап, Путинны яклап чыктылар.

Украина президенты Владимир Зеленский Русиядәге вазгыять уңаенан, "Русия озак вакыт үзенең көчсезлеген һәм идарә итүенең ахмаклыгын пропаганда белән каплап килде, ә хәзер хаос шулкадәр күп ки, аны бер ялган белән генә дә яшереп булмый" дип белдерде.

"Явызлык юлын сайлаган һәркем үз-үзен юкка чыгара. Кешеләрне кимсетеп, аларның йөзләрчә меңен сугышка ташлап – ахыргы чиктә Мәскәү өлкәсендә бикләнеп, үзе үк коралландырганнардан качып утыра. Үз булдыксызлыгын һәм хакимият ахмаклыгын Русия озак кына пропаганда белән каплап килде, тик хәзер инде хаос шул дәрәҗәгә җитте ки, аны бер генә ялган белән дә яшереп булмый. Русиянең көчсезлеге кычкырып тора", диелә Зеленскийның Facebook-тагы белдерүендә.

  • 23 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин русия хәрбиләре "Вагнер"ның тыл позицияләренә һөҗүм итте, дип белдерде. Ул "Русия хәрби җитәкчелегенең явызлыгын" туктату өчен "гаделлек маршы" башлау турында игълан итте. 25 мең сумгышчысы булуын әйтте. "Марш"ның максаты - саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуны һәм Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимовны җаваплылыкка тарту диелә.
  • Русия саклану министрлыгы "Вагнер"га һөҗүм итүне "мәгълүмати провокация" дип атады. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Пригожинга каршы "кораллы фетнә" оештыру турында җинаять эше ачты.
  • Telegram-каналларда ике видео чыкты, анда Пригожин Дондагы Ростовта урнашкан бөтен хәрби объектлар "Вагнер" контролендә, дип белдерә. Аның әйтүенчә, әгәр сугышчыларга Шойгу белән Герасимовны бирмәсәләр, вагнерчылар Ростовны "томалап", Мәскәүгә барачак.
  • Мәскәүдә, Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә контртеррорчы операция тәртибе кертелде. Мәскәүдә, Ростов, Воронеж, Липецки, Тула, Тверь һәм Калининград өлкәләрендә киңкүләм чараларны тыйдылар. "Дон" машина юлының йөзләгән километры ябылды.
  • 23 июнь кичкә таба Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде. Моңа кадәр Беларус лидеры матбугат хезмәте Александр Лукашенка Евгений Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лукашенка белән Пригожин "Русия җирлегендә канлы сугышка юл куймау" турында килешкән. Имеш, Пригожин Лукашенканың "вагнерчыларның" Русиядә хәрәкәтен туктату һәм киеренкелекне бетерүдә адымнар ясау" тәкъдимен кабул иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG