Татарстанда узган ел белән чагыштырганда быел гыйнвар аеннан май аена кадәр аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр саны 9,8 процентка арткан. Шундый 7098 җинаять кылганнар. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгы белешмәләренә таянып "Реальное время" яза.
Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны Идел буе бүлгесендәге бөтен төбәкләрдә дә арткан, диелә. Әйтик беренче урынга Пенза өлкәсе чыккан, анда 49,9 процентка арткан (2183 җинаять). Иң әзе Сарытау өлкәсендә арткан – 5,6 процентка (4038 җинаять).
Быел биш айда Идел буе бүлгесендә авыр һәм аеруча авыр 50 058 җинаять кылганнар, бу былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 15,5 процентка артык, диелә.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
- Адвокатлар да Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде.
- Моннан тыш Русиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
- Татарстан-Башкортстанда әлегә җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган җинаятьләр булгалап тора. Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча) авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум