Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка бармас өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән Илназ Хәбибрахмановны утырышны көткән арада фронтка җибәргәннәр, ул һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Илназ Хәбибрахманов контракт нигезендә хезмәт иткән, сугышка җибәрелгән һәм яраланган. Һоспиталдә яткан арада хәрби килешүенең вакыты чыккан. Әмма аны хәрби хезмәттән азат итмәгәннәр. Җитмәсә табиблар да сау-сәламәт, хезмәт итәргә яраклы дип тапкан. Егет мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган.

Сугышка бармас өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән татар егетен утырышны көткән арада фронтка җибәргәннәр, ул һәлак булган. Бу хакта "Вёрстка" яза.

Илназ Хәбибрахманов Оренбур өлкәсенең Тоцкое районында 21нче аерым мотоукчы бригадасында контракт нигезендә хезмәт иткән. 2022 елда ул биредән Украинадагы сугышка җибәрелгән, яраланган һәм Самардагы 426нчы хәрби һоспиталгә кергән.

Илназның кабат фронтка кайтасы килмәгән, ул табиблар үзен "яраксыз" дип табар дип өметләнгән. Җитмәсә, хәрби килешүе дә төгәлләнеп килгән, ул аны озайтырга теләмәгән. Әмма хәрби табиблар егетне тикшергәннән соң, сау-сәламәт дип нәтиҗә ясаганнар һәм аңа хезмәт өчен яраклылыкның иң югары дәрәҗәсен – "А" категориясен биргәннәр. Хәрби бүлекчә җитәкчесе Илназ Хәбибрахмановны хезмәттән азат итәмәгән һәм егет мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән диелә.

Басма язуынча, Хәбибрахманов Оренбур гарнизон хәрби мәхкәмәсенә ике дәгъва биргән. Беренчесе – хәрби җитәкчесенә каршы, икенчесе – хәрби табиблар өстеннән.

Мәхкәмә утырыш көнен озак кына билгеләми торган һәм егетне кабат фронтка җибәргәннәр. Берничә көннән ул сугышта һәлак булган. Илназ Хәбибрахмановның дәгъвалары мәхкәмәдә каралмыйча калган.

"Вёрстка" татар егетенең язмышын гарнизон мәхкәмәләрендәге йөзләгән эшләрне өйрәнгән чакта белгән. Басма Илназ Хәбибрахманов кебек хәрби табиблар комиссиясенә зарланучылар тагын бар дип искәртә. Мәхкәмәләргә Русиянең кимендә 93 хәрбие мөрәҗәгать итүе әйтелә.

Азатлыкның Украинадагы сугышта үлүче таратарстаннар исемлегендә Илназ Хәбибрахманов исемле ир бар. Ул 1998 елның 31 декабрендә Мамадышта туган, 2017 елда Мамадышта мәктәпне, аннары Чаллыда медицина көллиятен тәмамлаган, 2020 елда хәрби хезмәткә Тоцкига киткән. 2022 елның февралендә Украинага сугышка җибәрелгән, күзләү ротасында хезмәт иткәнн, ефрейтор булган. Былтыр 23 октябрьдә Луһански өлкәсенең Червонопоповка авылында һәлак булган. 30 октябрьдә Мамадышта җирләнгән. Хатыны һәм улы калган.

  • Күптән түгел Азатлык Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында язып чыккан иде. Альфред Галимовның туганы да энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
  • Шулай ук мәрхүмнең апасы үзләренең шикәр чире белән авыручы, дүрт баласы булган бер туганнарының хәзерге вакытта Казанда хәрби күнегүләр үтүен, башка бер "ихтыяри" батальон белән сугышка китәчәге турында сөйләде. "Шикәр чире белән дә алалар икән сугышка, карап та тормыйлар икән", диде ул Азатлыкка.
  • Шул ук вакытта контракт белән хезмәт итүчеләрне хезмәт вакыты чыкса да, азат итмәүләре турында да хәбәрләр ирешеп тора. Әйтик "Алга" батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итте, Казандагы мәхкәмә моны кире каккан иде.
  • Былтыр сентябрьдә мобилизация игълан ителгәннән соң да Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG