Accessibility links

Кайнар хәбәр

 “Алга” батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итә, Казандагы мәхкәмә моны кире каккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Солдатлар хәрби хезмәттән китү турындагы рапортны җитәкчеләреннән имзалатуны сорады, аларның бу дәгъвалары кире кагылган.

Казан гарнизон мәхкәмәсе "Алга" батальоны солдатлары Айрат Абдуллин һәм Антон Самойловның дәгъваларын канәгатьләндермәгән: алар дүрт ай хезмәт иткәннән соң, үзләрен хәрби хезмәттән җибәрүне таләп иткән иде. Бу хакта адвокат Лаврентий Сичинавага сылтама белән "Коммерсант" хәбәр итә.

Март ахырында Татарстанның "Алга" батальоны белән Украинага каршы сугышта катнашкан Айрат Абдуллин Казан гарнизон мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәхкәмә аша ул хезмәт иткән хәрби бүлекчәсеннән һәм Татарстан хәрби комиссариатыннан "контракты тәмамлану сәбәпле хәрби хезмәттән китүе турындагы" рапортларын карауларын сорады.

Ирнең хәрби бүлекчә белән килешүе дүрт айлык булган: 2022 елның 9 июленнән 9 ноябренә кадәр. Контракты беткәч, ул соңрак китү шарты белән, үзенә ял бирүләрен сораган. Документны рота һәм батальон җитәкчеләре имзалаган.

"Коралны тапшыргач һәм бөтен кирәкле процедураларны узгач бригада җитәкчелегенең сәбәпләрне аңлатып тормыйча гына рапортымны имзалаудан баш тартуын белдем", ди ир.

Ул хезмәт иткән урыныннан киткән һәм үз акчасына Казанга кайткан. 25 декабрьдә булган хәлләргә ачыклык кертүне сорап, республика хәрби комиссариатына рапорт җибәргән.

Адвокаты Лаврентий Сичинава әйтүенчә, Айрат Абдуллин һоспиталдә яткан һәм хәрби-табиб комиссиясен узган.

"Аның әллә ничә төрле авыруын таптылар. Үкчә типкеләре (пяточные шпоры) бар, ул хәзер юньләп йөри дә алмый", дип аңлатты адвокат.

Элекке сугышчыны тикшерү оешмалары чакырткан булган, ул хәрби бүлекчәсен ни сәбәпле калдыруы турында аңлатма язган.

Лаврентий Сичинава әйтүенчә, мәхкәмәгә шундый ук дәгъваны "Алга" батальонының тагын бер ихтыярие Антон Самойлов та биргән булган.

"Аның да нәкъ шул хәл, контракты гына 16 июльдән 16 ноябрьгә кадәр төзелгән булган", ди адвокат.

Сичинава Казандагы мәхкәмә чыгарган карар шикаять ителәчәк диде. Аның фикеренчә, ихтыяриларның хәрби килешүләре "чиксез вакытка була алмый". Ул 2022 елның февралендә "Саклану турындагы" федераль канунда ихтыяри бүлекчәләр турында маддә барлыкка килүен искәртә. Аңа ярашлы, контракт вакыты чыккач, русияләр мондый отрядлардан чыгарылырга тиеш.

"Өлешчә мобилизациянең ихтыяриларга катнашы юк. Президент өлешчә мобилизация турында фәрман имзалаганда алар инде ике ай шунда иде", ди адвокат.

Аның әйтүенчә, ике як та килешмәгән очракта контракт озайтыла алмый.

Шул ук вакытта тикшерү-хәрби бүлекчәсе Антон Самойловка каршы хезмәт иткән урынын үзбелдеге белән калдырып китү турында җинаять эше ачкан. Аны биш елдан ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Лаврентий Сичинава җинаять эше ачу турындагы карарны шикаять итүен әйтә.

"Коммерсантъ" язуынча, март аенда гына да Казан гарнизон мәхкәмәсенә хәрби бүлекчәләрен калдырып китүдә шикләнелгән сигез хәрби турында материаллар кергән. Алар арасында контрактчылар да, мобилизацияләнгәннәр дә бар. 2022 елда мондый эшләрнең саны алты гына булган.

2023 елның гыйнварыннан гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашучыларга чыгарылган хөкем карарларын чыгарып бармый башлады. Мобилизация белән бәйле эшләр нигездә ябык мәхкәмә утырышларында карала, дип аңлаттылар мәхкәмәдә.

  • Русия төбәкләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган 40тан артык батальон төзеде. Шул исәптән Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешты.
  • Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәнче ил үзенең гаскәрен нәкъ шушындый ихтыяри батальоннар ярдәмендә тулыландырып торды. Башта Татарстан ихтыярилары республика бюджетыннан 260 мең сум ала иде. Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
  • Октябрь ахырында Русия думасы ихтыяриларны контрактчыларга тәңгәлләштерде. Хәрби хезмәткәрләргә каралган бөтен социаль гарантияләр аларга да бирелә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG