Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырлай" паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу тәкъдимне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган. Моның хакта ул мөфти Камил Сәмигуллин белән очрашуда әйткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов элекке "Кырлай" аттракционнар паркы урынына ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы ясауны "тулысынча хуплавын" белдергән. Бу хакта ул мөфти Камил Сәмигуллин белән очрашуда әйтте, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Кичә республиканың дин әһелләре архитекторлар һәм төзүчеләр белән Казанда салыначак Җәмигъ мәчете турында сөйләшкән иде. Миңнеханов Татарстан мөфтие белән бу хакта фикер алышкан. Сәмигуллин аңа дин йортын салырга мөмкин булган яңа урыннарны һәм "Кырлай" паркы урынына нәрсә ясарга мөмкин булуы хакында тәкъдимнәр әйткән диелә.

"Камил Сәмигуллин җиткерүенчә, Казан имамнары комиссиясе Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы паркы ясау мөрәҗәгате белән чыккан. Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренең тәкъдимен тулысынча хуплады", диелә хәбәрдә.

  • 27 июнь Казанда Җәмигъ мәчетнең яңа проекты һәм урыны тикшерелде. Түрәләр мәчетне "Кырлай" паркында калдыру мөмкинлеге бар дисә дә, дин әһелләре аны Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде.
  • Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булу һәм халыкның вә җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты. Җир асты сулары мәсьәләсен, бик кыйбатка чыкса да, төрле инженер ысуллар белән хәл итеп була диде ул. Шулай да, күрше йортта яшәүчеләрнең һәм архитекторларның ризасызлыгын исәпкә алып, Җәмигъ мәчет урынын үзгәртергә булганнар.
  • Илсур Метшин "Кырлай" паркында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендә сквер булачагына "гарантия бирәм" диде. Ә менә мәчет төзелерме — анысына анык җавап ишетелмәде. Паркта исә "дөньядагы иң зур мәчетләрнең күчермәсен ясарга була", диде ул.
  • 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе – архитектор Айвар Саттаров, икенчесе – Ginzburg Architects бюросы.
  • Быел медиада Җәмигъ мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде дигән хәбәр таралды. Халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды.
  • Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә дип саный, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, барысын да алдан хәстәрләп эш итәргә тырыша диде.
  • Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән кысып чыгару системлы рәвештә бара дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG