Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан дәүләткә хыянәт турындагы жинаять эшләрендә 43 кеше шикләнелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре русияләрне ешрак янәсе Украина кораллы көчләренә мәгълүмат тапшырган өчен һәм Украина ягында сугышырга китмәкче булган өчен дип тоткарлый диелә. Ел башыннан бирле мондый нигез эшендә 20 кеше тоткарланган.

2023 елның гыйнварыннан июненә кадәр Русиядә 43 кеше дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләрендә шикләнелә, дип исәпләп чыгарган "Вёрстка".

Басма мәгълүматынча, дәүләткә хыянәт турындагы маддә нигезендә (Җинаять кодексының 275 маддәсе) беренче ярты еллыкта тоткарланучыларның саны былтыр ел буе тоткарланучылар саныннан да артып киткән. 2022 елда дәүләткә хыянәт турында 21 җинаять эше ачылган булган.

Журналистлар мәгълүматына күрә, быел ярты ел эчендә шикләнелүчеләрне Русиянең 20 төбәгендә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) тоткарлаганнар.

"Мәскәүне исәпкә алмаганда (шикләнелеп тоткарланучыларны күп очракта чикләү чарасы билгеләү өчен бирегә китерәләр), дәүләткә хыянәт турындагы хәбәрләрдә күбрәк Хабаровски крае (дүрт кеше) һәм Белгород өлкәсе (өч кеше) телгә алына", дип искәртә басма.

Куәт оешмалары вәкилләре русияләрне ешрак янәсе Украина кораллы көчләренә мәгълүмат тапшырган өчен һәм Украина ягында сугышырга китмәкче булган өчен дип тоткарлый. Ел башыннан бирле шундый нигезләр белән 20 кеше тоткарланган. Моннан тыш өч русиялене, янәсе Кытай файдасына дәүләткә хыянәт иткән өчен дип тоткарлаганнар. Украина кораллы көчләренә акча күчерү, теракт әзерләү һәм Украина ягында сугышырга күндерү кебек сәбәпләр белән дә эзәрлеклиләр диелә.

  • Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиядә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләренең саны арта. Чит ил, ешрак Украина вәкилләре белән язышуны сәбәп итеп алып та җинаять эшләре ачалар. Мондый эшләр ачуның төп максаты – кешеләрдә курку тарату, дип саный юристлар.
  • Апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG