Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан күле буенда атна саен татар бию остаханәсе узачак


Кабан күле буенда "Ярмәк вагы" биюен өйрәнәләр. 2022 ел.
Кабан күле буенда "Ярмәк вагы" биюен өйрәнәләр. 2022 ел.

Татарны урыслаштыру басымы көчәйгәннән-көчәя барганда, бию милли үзаңны саклауның бер ысулы буларак халыкта зур кызыксыну уята.

Казан мэриясе "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проектын кабат торгызды. Ул һәр пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда узачак. Киләсе остаханә 6 июльдә үтәчәк. Бу хакта бүген Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Узган еллардан аермалы, быел без бу проектны бер үк вакытта һәм бер урында — Кабан күле буенда үткәрергә булдык. Җәй дәвамында теләгән һәркемне профессиональ хореографлар татар биюенең төрләренә өйрәтәчәк. Остаханәләр татар һәм урыс телендә уза", диде ул.

Узган пәнҗешәмбе җыелган халык себер татарлары биюләрен өйрәнде.

"Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты өченче ел рәттән оештырыла. Узган ел Казан урамнарында шәһәр халкы өчен "Батыр батл" дигән чара оештырылды. Теләгән һәркем татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнә алды. Татарны урыслаштыру басымы көчәйгәннән-көчәя барганда, бию милли үзаңны саклауның бер ысулы буларак халыкта бу зур кызыксыну уятты.

Казанда татарның төрле этник биюләре нигезендә 20 яңа бию тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Казан мэриясе җәй дәвамында "Тормыш агачы" проекты тормышка ашырачак. 5 июльдә ул башкорт мәдәниятенә багышланачак. Горький паркында узачак чарада остаханәләр, балалар уеннары, курайчы Юлай Касыймов концерты булыр дип көтелә. 19 июльдә исә, бу проект урыс мәдәниятенә, 2 августта — татар мәдәниятенә багышланачак. 22 августта җиде җирле халык вәкиле катнашында уртак чара узар дип көтелә.

Шулай ук Казан түрәләре "Үз телем", "Саумы, Казан!" бәйгесенә гаризалар кабул итүен сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG