Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Украинага каршы сугышкан студентларны югары уку йортларында бушлай укытырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шундый карар өлгесен Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгы әзерләгән. Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә. Моның өчен нибары гариза язарга һәм сугышта катнашуны раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.

Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгы "махсус хәрби операциядә" (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай атый – ред.) катнашканнарга яңа ташламалар турында карар өлгесе чыгарган. Бу документка "Коммерсантъ" игътибар иткән.

Аерым алганда, документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә. Моның өчен нибары гариза язарга һәм сугышта катнашуны раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.

Министр Валерий Фальков әйтүенчә, бу карар өлгесен Русия президенты Владимир Путин "махсус операциядә" катнашучыларга ярдәм чаралары күрсәтергә кушканнан соң әзерләгәннәр.

Күптән түгел Русия мәгариф һәм фән министрлыгының Украинадагы сугышта катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә 10 балл бирергә киңәш итүе билгеле булды. Укырга кергән вакытта абитуриентларга "шәхси казанышлары" өчен өстәмә баллар бирелә. Украинага каршы сугышу - шундый казаныш булып торачак, моның өчен ун балл бирергә тәкъдим ителә.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия бу һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, балаларына өстенлекләр тудырып тора. Бу эштән Татарстан белән Башкортстан да калышмый.
  • Әйтик быел Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларның барлыгы 6 мең баласына җәйге аланнарга бушлай юлламалар биреләчәк.
  • Апрель ахырына булган мәгълүматка күрә, Башкортстанда әтиләре сугышта катнашкан өч меңләп бала бушлай бакчаларга йөри, 5-11 сыйныфта укучы 2,4 мең мәктәп укучысы һәм көллиятләрдәге 500дән артык студент бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, ике меңләп бала түгәрәкләргә бушлай йөри, 300ләп бала төбәкнең шифаханәләрендә ял иткән. Сугышта катнашучыларның балалары җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән дә файдалана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG