Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырган. Бу хакта өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
4 июльгә булган мәгълүматка күрә, 13 бала хастаханәдә дәвалана, 5 бала өйдә савыга. Барлык авырулар да кызамыктан вакцина ясатмаган булган.
Беренче җиде очрак 30 июньдә үк ачыкланган. Хәзер Урта Әләзән авылында битлек режимы кертелгән. Хезмәт күрсәтү, күңел ачу, мәдәни, спорт, төрле чаралар үткәрү туктатылган. Әлеге чикләүләр эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта балалар һәм олыларны вакциналаштыру башланган. Чир таралуны туктату өчен чир йоктыручыларны һәм алар белән аралашкан кешеләрне 21 көнгә изоляциягә китәргә чакыралар.
Mash язуынча, кызамыкны балалар 7нче мәчет каршындагы җәйге аланда йоктырган булуы ихтимал. Чир таралуның төп сәбәбе — дин әһелләре балаларга вакцина ясатмаска киңәш итүе булырга мөмкин. Имамнар, янәсе, прививканы хәләл түгел дип халыкка аны кадатмаска кушкан, диелә.
Урта Әләзәндә яшәүче Лилия ханым (исеме үзгәртелде) әйтүенчә, хәзерге вакытта авылда өйдән-өйгә йөреп прививка ясатырга чакыралар.
"Медиада бик куркытып язалар. Чынлыкта хәл ул кадәр куркыныч түгел. Бу бит 10-12 мең кешелек зур авыл. Авыручылар аз. Авылны шулай күрсәтү кемгәдер файдагадыр. Карантин дип тә яза башладылар. Бәлкем прививка ясату өчен шулай тырышалардыр", ди ул.
Лилия ханым әйтүенчә, имамнар беркайчан да җәмәгатьчелеккә прививка мәсьәләсен кузгатканы булмаган. Ә кызамык йоктыруда Мәскәүдән авылга кайткан малайдан шикләнәләр. Ул мәчет каршындагы лагерьга йөргән.
Кызамык чире таралу очраклары Татарстанда да күзәтелә. 2023 елның алты аенда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җиткән, шуларның 32се — балалар. Узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган. Кызамык белән нигездә Таҗикстан, Кыргызстаннан килүчеләр һәм республикада вакцина ясатмаучылар авырган.
Кызамык чире Башкортстанда да артты. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум