Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дрон кулланган өчен 300 мең сумга кадәр штраф салырга ниятлиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков дрон очыручыларга мондый штрафлар салырга тәкъдим итә: гражданнарга 1-4 мең сум, вазифаи затларга -  15-40 мең сум, юридик затларга – 200-300 мең сум.

Татарстан прокуроры республиканың Дәүләт шурасына "Татарстан административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр" турында канун өлгесе керткән. Кодекска 2.21нче яңа маддә өстәү тәкъдим ителә. Ул "Татарстандагы башлангыч төп әзерлек тәртибе чараларын күз уңында тоткан норматив хокукый актлар таләпләрен үтәмәү" дип атала.

Прокурор башлангыч төп әзерлекнең былтыр октябрьдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән кертелүен искәрткән. Бу карар Русиянең Украинага каршы сугышы белән бәйле булды, ул чакта Русия төбәкләренең башлыкларына "төбәкләрнең иминлеген тәэмин итүче" карарлар кабул итү вәкаләте бирелде.

Аерым алганда былтыр 25 ноябрьдә Татарстанда да дроннар очырту тыелган иде. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Фәрманга ярашлы, хәзер Татарстанда пилотсыз очкычларны бары тик республика хакимиятеннән рөхсәт алып кына очыртырга ярый.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков дрон очыручыларга мондый штрафлар салырга тәкъдим итә: гражданнарга 1-4 мең сум, вазифаи затларга - 15-40 мең сум, юридик затларга – 200-300 мең сум.

Тыюны кабат бозган өчен штрафлар арта: гражданнарга – 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 40-50 мең сум, юридик затларга - 300-500 мең сум.

  • 4 майда Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев пилотсыз очкычлар очырту кагыйдәләрен кырыслату кирәклеген белдерде. "Соңгы вакыйгалар пилотсыз очкычларның төрле объектларга һөҗүмнәр өчен дә кулланылуын күрсәтте", диде ул.
  • Шул ук вакытта әлегә Башкортстанда пилотсыз очкычларны куллануны тулысынча тыю турында сүз бармый. Толкачев әйтүенчә, болай эшләгәндә, дроннар "уңышлы кулланыла торган өлкәләрдә проблемнар тууы бар".
  • Аерым алганда хәзер пилотсыз очкычларны урман, нефть үткәргечләр, басулардагы янгыннарны күзәтү өчен кулланалар. Әмма алга таба торак пунктларда дроннарны бары тик аерым рөхсәт алып кына очыртырга тәкъдим итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG