Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАГАТЭ: Запорожье атом электр станциясе түбәләрен карарга әлегә Русиядән рөхсәт юк


Запорожье атом электр станциясендә Русия хәрбие
Запорожье атом электр станциясендә Русия хәрбие

5 июльдә Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) миналар яки шартлаткыч матдәләр юклыгын раслау өчен Русия басып алган Запорожье атом электр станциясенә өстәмә керү рөхсәте сорады.

Әлегә БМО белгечләре Русия хәрбиләре басып алган Энергодардагы Запорожье атом электр станциясенең түбәләрен карарга рөхсәт ала алмаган. Бу хакта бүген, 7 июльдә эш сәфәре белән Япониягә килгәч, Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) башлыгы Рафаэль Гросси җиткерде.

Бу атнада Украина һәм Русия бер-берсен Запорожье өлкәсендә урнашкан Европадагы иң зур атом электр станциясенә һөҗүм әзерләүдә гаепләгән иде. Аерым алганда, Украина президенты Владимир Зеленский күзләү мәгълүматларына сылтанып, Русия хәрбиләре станциянең "Берничә" энергия блоклары түюәсенә шартлаткыч урнаштырган дип кисәтте.

5 июльдә Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) миналар яки шартлаткыч матдәләр юклыгын раслау өчен Русия басып алган Запорожье атом электр станциясенә өстәмә керү рөхсәте сорады.

"Бу рөхсәтне алачагыбызга тулысынча ышанам", дип искәртте бүген Рафаэль Гросси Токиода. Аның әйтүенчә, "хәрби хәрәкәтләрнең актив зонасы" турында сүз бара, шуңа кайвакыт рөхсәт алу өчен "бер яки ике көн китә".

Шул ук вакытта Гросси шартлаткыч турында мәгълүмат килгәч, агентлык хезмәәткәрләре станциянең кайбер биналарында булды, дигән. Гросси әйтүенчә инспекторлар су резервуарлары урнашкан урында һәм "башка урыннарда" булган. БМО белгечләре үзләре караган җирләрдә шартлаткыч булу билгеләрен күрмәгән диелә.

Шулай ук бу атнада Азатлык Радиосының урыс хезмәте һәм "Схемы" тикшеренү проекты 5 июль иртәсендә Planet.com-ның иярченнән төшерелгән фотолары аша 4нче энергия блогы түбәсендә билгесез объектлар булуына игътибар итте. Алар анда ике көн элек кенә юк иде, бирегә шартлаткыч урнаштырылуын Украина ягы да хәбәр иткән иде, дип искәртелде.

Журналистлар өстәмә анализ ярдәмендә соңгы айларда Русия баскын көчләре атом электр станциясе түбәсенә билгесез объектлар урнаштыруын белдерде.

  • Энергодардагы Запорожье атом электростанциясе – Европада иң зурысы, ул былтыр мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электростанциягә әледән әле һөҗүм булып торды. Бу һөҗүмнәрдә Украина белән Русия бер-берсен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG