The Times белән әңгәмәсендә Литва президенты Гитанас Науседа Русия чигендә НАТОның даими базаларын урнаштырырга кирәк, дип белдергән. 1997 елда имзаланган, НАТО белән Русия мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлеге турындагы акт даими базалар төзүне тыя.
Науседа фикеренчә, Русия Беларуста тактик атом-төш коралы урнаштыру белән бәйле актив адымнар ясый икән, әлеге килешүнең "үле булуын" танырга кирәк.
Үзара мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек турындагы бу акт "күп башкалаларга аек фикер йөртергә комачаулый" дип искәрткән ул.
- НАТОның хәрби көчләре Русия белән чиктәш Балтия илләрендә һәм Польшада ротация нигезендә генә урнашкан: хәрбиләрне ярты елга бер тапкыр күчереп торалар.
- 2022 елда Литва президенты Гитанас Науседа АКШ хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә җыенуын әйткән иде. Ул даими калырдай итеп Литвага Америка гаскәрләрен урнаштыруны сорарга теләде һәм Литвада чит илләрнең хәрби көчләрен арттыру белән бәйле Германия белән сөйләшүләр алып барды.
- Узган елның октябрендә Беларус лидеры Александр Лукашенка Русия президенты Владимир Путин белән Беларус җирләрендә уртак гаскәр төркеме урнаштыру турында килешүен белдерде.
- Быел мартта Путин Русиянең Беларуста тактик атом-төш коралы урнаштырачагын белдерде. Аның әйтүенчә, Русия Беларуска атом коралы тапшырмый, ә үз коралын аның җирләренә урнаштыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум