Быел "Питрау"да көрәш ярышының абсолют батырына акчалата 500 мең сум биреләчәк. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә. Алдагы елларда, гадәттә, җиңел машина бирелә иде.
"Без башка елларда баш батырга машина бирә идек. Быел акчалата саллы сумма каралган - 500 мең сум", - дигән Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" керәшен бәйрәме узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.
Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган.
- Питрауның баш батырына ни өчен машина бирелмәвен әйтмәсәләр дә, моны Русиядә машиналарның кыйбатлануы белән бәйле дип фаразларга мөмкин.
- Күптән түгел долларның артуы автомобиль базарында ажиотажга сәбәпче булды. Хәзер Lada Granta 1-1,1 млн сумга җитте. Әле ике-өч ай элек кенә аларны 800 мең сумга сатып алып була иде.
- "Доллар арткан саен машина кыйбаткарак чыга. Хәзер бәяләр 20 процентка күтәрелер дип көтелә. Бу барлык паралель импорт кысаларында сатып алынган машиналарга кагыла, шул исәптән кытай автомобильләренә дә. Бүген Татарстанга паралель импорт аша кыйммәтле машиналар алып керәләр, чөнки арзанлы автомобильләргә маржа зур түгел. Кытайдан нигездә Geely Monjaro һәм Geely Tugella китереп саталар. Алар 3,5-4 млн сум тора. Аларга ихтыяҗ зур. Димәк, бәясе дә күтереләчәк." дигән иде Азатлыкка бу өлкәдә эшләүче Рамил Гайнанов (исеме үзгәртелде).
- Долларның артуы икенчел базарга да йогынты ясый. Яңа машиналарга бәя күтәрелде икән, тотылган автомобильләр кыйммәткә сатыла башлый. "Бүген биш еллык 1,6 литр моторлы Kia Rio 1,5 млн сумга чыга. Хәзер аларның бәяләре 1,7 млнга күтәрелер дип көтелә", диде Рамил Гайнанов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум