Украинадагы сугышта Башкортстанның "Сибай" ансамбленнән 23 яшьлек Илнар Хатмуллин һәлак булган. Кичә аны Сибайда күмделәр. Ул сугышка узган елның көзендә җибәрелгән иде. Февральдә аның улы туган. Башкортстан Путин режимы башлаган шушы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, бу сугышта БРдан кимендә 820 ир үтерелгән. Сибайның үзеннән исә кимендә 14 ир-ат һәлак булган.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте