Украинадагы сугышка китеп, Русия каһарманы исеме алган яки "Украинадагы казанышлары" өчен орденнар белән бүләкләнгән Татарстан хәрбиләренә республикада бушлай җир бирәчәкләр. Бу хактагы канун өлгесе республиканың хокукый мәгълүмат порталында чыкты, дип җиткерә "Коммерсантъ".
Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде.
Җиргә дәгъва итүчеләрне махсус реестрга теркәп барачаклар, алар җирне чираты җиткәч алачак.
Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза уза диелә.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә.
- Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Республика хакимиятләре беренче көннәрдән үк "ихтыярилар"ны зур акча, түләүләр белән кызыктырды.
- Башта Татарстан ихтыярилары республика бюджетыннан 260 мең сум ала иде. Былтыр августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
- Күптән түгел Азатлык ялга кайткан "Алга" батальоны ихтыяриеның сугышка барасы килмичә үзенә кул салуы турында язган иде. Чаллыда яшәгән 34 яшьлек Альфред Галимов Украинадагы сугышка акча эшләр өчен киткән. Контрактын дүрт айга гына төзегән булса да, ирне ярты елсыз өенә җибәрмәгәннәр. Ялга кайткач, "китәсем килми" дип зарланган. Бүген-иртәгә Украинага кузгалырга тиешле ир бәдрәфтә ишек тоткасына асылынып үлгән.
- Шул ук вакытта Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 526 кеше һәлак булган.
- Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 247 кеше (48%), ягъни яртысы диярлек, 25тән алып 35 яшькә кадәр булган. 150 кеше махсус урта яисә югары белемле булган. Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда кимендә 256 бала атасыз калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум