Бүген, 12 июльдә Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Уфада яшәүче Радик Талиповны, Тимур Хәбибуллинны һәм Фәрит Харисовны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 11 елдан 16 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән.
Бу хакта "Ата-аналар теләктәшлеге" берләшмәсенә сылтама белән "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты хәбәр итә.
Мәхкәмә 35 яшьлек Тимур Хәбибуллинны – 11, 29 яшьлек Радик Талиповны – 12, 39 яшьлек Фәрит Харисовны 16 елга хөкем иткән. Талипов белән Хәбибуллинны террорчы эшчәнлек оешмасында катнашуда, ә Харисовны – аны оештыруда гаеплиләр.
Тарафларның фикер алышуы, хөкем ителүчеләрнең соңгы сүз әйтүе һәм хөкем карарын чыгару бер көндә булган. Хөкем ителгәннәрнең туганнары бу хакта мәхкәмәдән соң гына белгән.
- Ирләрне 2021 елның июнендә, тентүләрдән соң тоткарлаганнар иде, шуннан бирле алар сак астында.
- Башта тикшерү эшләре барышында җәзалаулар да булган. Бу хакта ирләр үзләре сөйләргә яратмый, әмма берсенең хатыны күрешү вакытында моны иреннән сорашкан. Ул бу хакта Азатлыкка сөйләде.
- "Үзләренә кирәкне әйттерергә теләгәннәр. Тәндә күгәрек калмый торган урыннарга сугалар. "Берничә көн ята алмадым, тора алмадым, авыр булды", ди ирем. Әмма гаебен танымады. "Үлсәм үләм, кирәкмәгән әйбердә гаебемне танымаячакмын, мин террорчы түгел", диде. Менә ел ярым утыралар, ә аларга каршы бернинди дәлилләре дә юк. Шул чәй мәҗлесләрендә фиркага дәгъват ясаганнар, ди хөкемдар. Ә шаһитлар "анда төрле темаларга сөйләшүләр булды, әмма бернәрсәгә чакыру булмады", диләр. Имеш, чәй мәҗлесләре уздырганнар, шунда чакырган кешеләрне "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтенә керергә өндәгәннәр, диелде. Шул чараларда катнашкан кешеләр мәхкәмәгә шаһит буларак чакырылган", дип аңлатты ул.
- Хәзерге вакытта Хәбибуллин, Талипов һәм Харисов Екатеринбурның 5нче тикшерү изоляторында утыра.
- "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты аларны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум