Accessibility links

Сәяси тоткын дип танылган өч мөселман мәхкәмә каршына басты: гаеттә балаларга бәйрәм уздырганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты Башкортстаннан 39 яшьлек Фәрит Харисов, 35 яшьлек Тимур Хәбибуллин һәм 28 яшьлек Радик Талиповны сәяси тоткын дип таныды. Әлеге өч мөселман Русиядә тыелган "Хиз бут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле булуда гаепләнә. Бүген алар мәхкәмә каршына басты. Утырышлар Екатеринбурда хәрби мәхкәмәдә бара.

Башкортстан мөселманнарына өчесенә дә тентү белән берүк көнне – 2021 елның 22 июнендә килгәннәр. Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" мөселманнарын тоткарлаулар инде елларча шул бер тәртиптә бара. ФСБ, ОМОН иртәнге сәгать алты-җиделәрдә үк өйләргә килеп, гаиләдәге бөтен кешене, аеруча балаларны куркуга салып, тентү оештыра.

Бу көнне Фәрит Харисов, Тимур Хәбибуллин һәм Радик Талиповтан тыш, куәт оешмасы хезмәткәрләре Башкортстанда тагын дүрт мөселманның өенә тентү белән килә, аларның барысын да полиция бүлегенә алып китәләр. Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповтан тыш, калганнары соңрак җибәрелә.

Талипов һәм Хәбибуллин 205.2 маддә нигезендә "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәте әгъзасы булуда гаепләнсә, Харисовны 205.1 маддә нигезендә ягъни хәрәкәтне оештыруда гаеплиләр. Русиядә тыелган террор оешмасын оештыру өчен гомерлек төрмә хөкеме дә чыгарылырга мөмкин.

Мөселманнар инде ел ярым диярлек тикшерү изоляторында тотыла. Башта тикшерү эшләре барышында җәзалаулар да булган. Бу хакта ирләр үзләре сөйләргә яратмый, әмма берсенең хатыны күрешү вакытында моны иреннән сорашкан.

"Үзләренә кирәкне әйттерергә теләгәннәр. Тәндә күгәрек калмый торган урыннарга сугалар. "Берничә көн ята алмадым, тора алмадым, авыр булды", ди ирем. Әмма гаебен танымады. "Үлсәм үләм, кирәкмәгән әйбердә гаебемне танымаячакмын, мин террорчы түгел", диде. Менә ел ярым утыралар, ә аларга каршы бернинди дәлилләре дә юк. Шул чәй мәҗлесләрендә фиркага дәгъват ясаганнар, ди хөкемдар. Ә шаһитлар "анда төрле темаларга сөйләшүләр булды, әмма бернәрсәгә чакыру булмады", диләр. Имеш, чәй мәҗлесләре уздырганнар, шунда чакырган кешеләрне "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтенә керергә өндәгәннәр, диелде. Шул чараларда катнашкан кешеләр мәхкәмәгә шаһит буларак чакырылган.

"Прокурор шаһитлардан: "Нигә җыелдыгыз, җыелгач нишләдегез", дип сорый. "Дуслар белән шашлыклар пешердек, шуңа җыелдык", диләр. Шашлык пешерү ярамыймы инде... Сезгә дәгъват ясадылармы? дип сорыйлар. Юк, бернинди дәгъват та булмады, диләр.

Шаһитлар уналты-унҗиде кеше. Алардан сорау алулар видео аша бара. Бу барысы да Екатеринбурдагы мәхкәмәдә. Башта алар Уфада тикшерү изоляторында тотылды. Тикшерү тәмамлангач, Екатеринбурга җибәрделәр. Мәхкәмә утырышлары шунда бара. Әлбәттә анда гел барып йөреп булмый", ди мөселманнарның туганнарының (исемен әйтмәүне сорады) берсе.

Аны аеруча бернинди төпле дәлил булмаган килеш бу өч ир-егетне хөкемгә тарту аптырата.

"Кайсыдыр бер гаеткә балалар өчен бәйрәм уздырганнар, шунда фотога төшереп алганнар, җыен уздырып дәгъват алып барган итеп күрсәтмәкчеләр. 2016, 2017 елгы башка фотолар да бар. Бәйрәмнәрне дә төшереп йөргәч, алар бу мөселманнарны күптән күзәтеп йөргән булып чыга.

Мәхкәмә чакырган бер шаһит адвокатның да, гаепләнүче мөселманнарның да бер генә соравына да конкрет җавап кайтармады. Хөкемдар да аны яклап "бу сорауны бирергә ярамый, бу сорау урынсыз" дип кире кагып утырды", ди ул.

Радик Талиповның хатыны иренең җәмәгать яклаучысы булырга теләгән, әмма хөкемдар рөхсәт итмәгән. Хокук белеме булмау белән аңлаткан. Гәрчә андый юридик белемнең булуы мәҗбүри түгел. Шулай ук хөкемдар хатынга "кайда яшисез?", "белемегез нинди?", "күпме акча эшлисез" кебек сораулар биргән.

Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" эше белән бәйле адвокатлар табуы авыр булуы турында Азатлык элек язгалаган иде. Бу юлы да мөселманның туганы шуңа зарланды.

"Яхшы адвокатны табу кыен. Бусына барабыз – файдасыз, тегесенә барабыз – барыбер утыртачаклар, ди. Өченчесе "мин бөтенләй алынмаячакмын", диде. Көчкә танышлар аша гына таптык. Башта адвокат бик кызу гына тотынды, соңыннан баш тарты. Куркыттылармы, белмим, ул бу эш белән шөгыльләнмәс булды", ди ул.

Аның әйтүенчә, җинаять эшендә "зыян күрүчеләр юк" дип язылган.

"Зыян күрүче булмагач, кешене ни өчен хөкем итәләр соң", дип аптырый ул.

Өч мөселманны сәяси тоткын дип таныган "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты да үз белдерүендә мөселманнарны азат итүне таләп итә:

"Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповны эзәрлекләү аларның дин иреге һәм берләшү иреге хокукын тупас боза. Бернинди көч куллануга дәлилләр булмаган килеш аларны ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Без кичекмәстән Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповны азат итүне һәм җинаять эшен туктатуны таләп итәбез", диелә белдерүдә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG