Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Русия аннексияләгән Херсон кешеләренә торак алу өчен 96 миллион сум бирелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер үзе булса - 2,9 миллион сумлык, гаиләдә ике кеше булса - 3,7 миллион сум, өч кеше булса – 4,8 миллион сумлык сертификатлар биргәннәр. Хәзерге вакытта 95,8 миллион сумлык 30 сертификат түләнгән.

Украинаның Русия аннексияләгән Херсон өлкәсеннән Башкортстанга китерелгән кешеләргә республикада торак сатып алу өчен сертификатлар бирелгән. Хәзерге вакытта 95,8 миллион сумлык 30 сертификат түләнгән. Бу хакта РБКга Башкортстан төзелеш миниcтрлыгында хәбәр иткәннәр. Тагын сигез сертификат түләнүен көтә дип җиткерә басма.

Былтыр декабрьдә республика хөкүмәте 2022 елның 13 октябренә кадәр аннексияләнгән Херсонда яшәгән кешеләргә Башкортстанда торак сатып алу өчен сертификатлар һәм бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акча түләү турындагы карарны раслады. Моның өчен төбәкләргә федераль субсидияләр бирелә.

Башкортстанда торак өчен 100 мең сумлык түләүләрне 41 кеше алган, якында тагын алты кешегә биреләчәк, диелә.

Сертификатларның суммасын - торак белән тәэмин итү нормативлары нигезендә исәплиләр. Аны төзелеш министрлыгы билгели. Ялгыз кешеләр өчен бу – 33 дүрткел метр, ике кешедән торган гаиләгә - 42 дүрткел метр, өч һәм аннан күбрәк кеше яшәсә – һәркайсына 18 дүрткел метрдан артыграк булырга тиеш.

Моны бер дүрткел метр торакның бәясенә тапкырлыйлар. Быел беренче яртыеллыкта Русиядә бер дүрткел торак 88,7 мең сум булган. Шул рәвешле, Башкортстанда Херсоннан китерелгән кешеләргә бер үзе булса - 2,9 миллион сумлык, гаиләдә ике кеше булса - 3,7 миллион сум, өч кеше булса – 4,8 миллион сумлык сертификатлар биргәннәр.

Херсоннан һәм Херсон өлкәсенең бер өлешеннән күчеп килүчеләргә торак өчен бер тапкыр 100 мең сум Татарстанда да бирелә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
  • Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
  • 11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте. Херсонга кергән украин хәрбиләрен халык сәламләп каршы алды.
  • Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләрендә, шул исәптән Херсонда киеренкелек артты, кешеләр Русиядә сыену эзләргә мәҗбүр калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG