Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хакимиятләре Украинаның басып алган җирләрендә сайлауларга намзәтләр эзли, әмма катнашырга теләүчеләр аз


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фирка праймеризлары намзәтләре арасында йә Украина хакимиятләре күптән эзәрлекли торган коллаборантлар, яки аларның туганнары һәм элекке эшсезләр, шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Русиядә карьера төзи алмаган кешеләр бар, диелә.

Русия хакимиятләре Украинадан оккупацияләгән җирләрдә узачак сайлауларда катнашу өчен намзәтләр эзли. Әмма үз гомерләре өчен куркып, сайлауда катнашырга теләүчеләр әллә ни күп түгел, дип яза әңгәмәдәшләренә сылтама белән "Вёрстка".

Фирка праймеризлары намзәтләре арасында йә Украина хакимиятләре күптән эзәрлекли торган коллаборантлар, яки аларның туганнары һәм элекке эшсезләр, шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Русиядә карьера төзи алмаган кешеләр бар, диелә.

Мәсәлән, Херсон өлкәсендә сайлауга үз намзәтен баскын хакимиятнең "вице-премьеры" да, аның 28 яшьлек улы да тәкъдим иткән. Аларның барысына да Украина хакимиятләре җинаять эше ачарга мөмкин.

Басма белән сөйләшкән сәяси технолог әйтүенчә, сайлауларны оештыручыларга хезмәтләре өчен зур акчалар бирәчәкләр, Русиянең үзендә мондый акчаларны "күрү мөмкин түгел" диелә. Бер зур яки ике кечкенә районда сайлау оештырган өчен аена ярты миллион сум бирергә, бөтен эш чыгымнарын түләргә вәгъдә иткәннәр.

Әмма күп акчалар да бөтен кешене дә кызыктырмый, дип искәртелә. Мәсәлән "Вёрстка""шәхси иминлеген кайгыртып", оккупацияләнгән урыннардан берничә сәяси консультантның китүе билгеле, дип яза.

  • Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.
  • Быел май ахырында Русиядә "Сугыш хәле турындагы" канунга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда алар аннексияләнгән җирләрдә сайлаулар үткәрүне күз уңында тота. Тавыш бирүне Үзәк сайлау комиссиясе, Саклану министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән киңәшләшкәннән соң уздыра алалар. Әлеге документны Русия президенты Владимир Путин имазалады.
  • Ә июнь уртасында Украинадан аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон белән Запорожье өлкәләренең Русия билгеләгән җитәкчеләре 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә үзләрендә сайлаулар оештырырга тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG