Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын кабат тартып алырга җыеналар


Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты
Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты

2019 елда да Русия хакимияте бинаны кире үз карамагына алырга җыенган иде.

Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятеннән Әсәдуллаев йортын тартып алырга җыена. Идарә 2023 елның 1 августыннан килешүне бер яклы өзәчәге турында хәбәр иткән. Бу хакта БИЗНЕС Online килешүгә сылтанып яза.

Документта әйтелгәнчә, мохтәрият 1 июньгә Әсәдуллаев йортын саклау өчен аерым эшләрне башкармаган. Татар оешмасы исә, Мәскәү шәһәренең мәдәни мирас департаменты бинаны саклау предметын расламауга сылтанып төзекләндерү эшләрен тәмамлау вакытын кичектерүне сораган. Русия президенты идарәсе моны дәлилсез дип тапкан. Мәскәү департаменты үз чиратында объектны саклау предметы фәнни-методик шурада хуплануын, ул Русия халыклары мәдәни мирасы биналарын дәүләт реестрына керткәндә расланачак дип хәбәр иткән.

Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов вазгыятькә аңлатманы соңрак бирәчәген әйткән.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. 2019 елда Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән диде.

Нәтиҗәдә, Мәскәү татар мохтарияте белән Русия президенты идарәсе арасындагы каршылык мәхкәмәдә дәвам итте. Соңрак алар үзара килешү төзеделәр. Әсәдуллаев йорты татар оешмасы карамагында калды.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG