Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты: Кырым күперенә Украина кораллы көчләренең су өсте дроннары һөҗүм итте


Кырым күперенә һөҗүм нәтиҗәсе
Кырым күперенә һөҗүм нәтиҗәсе

Русия тикшерү комитеты теракт турында җинаять эше ачты.

17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперенә террор һөҗүме ясалды, дип белдерде Русия Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты. Күпергә Украинаның ике су өсте пилотсыз җиһазы һөҗүм иткән диелә.

Русия тикшерү комитеты теракт турында җинаять эше ачты.

Тикшерү комитетында әйтүләренчә, Кырым күперенә һөҗүмдә Украинаның махсус хезмәтләре катнашкан. Күпернең машиналар йөри торган бер секциясе зарарланган, диелә хәбәрдә.

Украина иминлек хезмәтенә сылтама белән РБК-Украина һәм "Украинская правда" язуынча, Кырым күперенә төнге һөҗүм – Украина кораллы көчләре һәм иминлек хезмәтенең хәрби-диңгез операциясе булган. "Күпергә су өсте дроннары белән һөҗүм иттеләр", дип белдерде басма әңгәмәдәшләре.

Украина иминлек хезмәте Кырым күперендәге шартлауга рәсми белдерү ясамады.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Кырым күперенең бер торыгы (пролёт) терәгеннән чыккан, тагын бер торыгы зарарланган. Моны раслаучы фотоларны Baza чыгарды.

  • Бүген, 17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды.
  • Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Кырым күперендә Белгород номерлары белән машина зарарланды, дип белдерде. Аның сүзләренчә, машинада барган бала урта дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, ә аның әти-әнисе үлгән.
  • Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG