Башкортстанда якындагы ике атнада чүп чыгару проблемын хәл итәргә ниятлиләр. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республика табигать министры Нияз Фазылов хәбәр итте, дип яза "Республика Башкортостан".
Бүген, 17 июльдә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында чүп чыгару өчен җаваплы булган "Дюртюлимелиоводстрой" ("Дүртөйле су-мелиорация төзелеше") төбәк операторы лицензиясе гамәлдән чыкты.
Фазылов әйтүенчә, якындагы ике атнада хакимиятләр аңа бер елга вакытлы алмаш тапмакчы була. Аны сайлау эше төгәлләнеп килә, тиздән операторны билгеләү турында игълан ителәчәк.
- Узган атнада Башкортстанның Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарында, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә чүп чыгарылмау сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелгән иде. Бу исә инфекцияләр таралуга китерә ала һәм җирле халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыра, диелде.
- Бу торак пунктларга "Дюртюлимелиоводстрой" төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Июньдә Дүртөйле су-мелиорация төзелеше оешмасы вәкилләре Янавыл һәм Нефтекамадагы ике каты калдыклар полигонын көч кулланып алулары турында белдерде. Бәхәсле полигоннар республикана җир һәм милек министрлыгы оештырган "Табигать" оешмасыныкы.
- Чүп полигоннарына кертмәүләре сәбәпле "Дюртюлимелиоводстрой" чүп чыгаруны туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум