Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда билгесез авыру таралу сәбәпле Уфа һава аланында иминлек чараларын көчәйткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.

Мисырда билгесез авыру таралганга күрә, Уфа һава аланында санитар-карантин контроле көчәйтелгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип искәртелә.

Денге бизгәге Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Һиндстанда, Африкада, Төньяк, Үзәк һәм Көньяк Американың тропик һәм субтропик бүлгесендә киң таралган.

  • Алты еллык тыюдан соң, 2021 елда 9 августтан Русия Мисыр курортларына даими очышларны кире торгызырга рөхсәт бирде. Русия белән Мисыр арасында һава юллары 2015 елда вакытлыча ябылган иде. Моңа Синай ярымутравы күгендә Русия очкычы һәлакәте сәбәп булды. 2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы үз өстенә алды.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды. Русия һөҗүменә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды.
  • Хәзер Русия туристларының күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзендәге курортларга оча.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG