Русия аннексияләгән Кырымның көньягында полигонда чыккан янгын аркасында "Таврида" машина юлы ябылган. Бу хакта ярымутрауның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов җиткерде. Ул янгынның сәбәпләрен дә, башка нечкәлекләрне дә атамады.
Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин, диде Аксёнов. Дүрт торак пунктны эвакуацияләү турында сүз бара. Аннексияләнгән Кырым хакимиятләре машиналар һәм автобуслар хәрәкәте схемасын да үзгәрткән. Тимер юл транспорты үзгәрешсез йөри.
Рәсми расланмаган белешмәләргә күрә, Эски Кырым шәһәре тирәсендәге кораллар саклана торган келәт яна һәм шартлый. Шартлаулар һәм янгын турында беренче булып "Крымский ветер" Telegram-каналы җиткерде. Канал өч видео чыгарды, аларның икесендә еракта зур янгын булуы һәм шартлаулардан зур "очкыннар" чыгуы яхшы күренә.
Җирле халыкка сылтанучы "Крымский ветер" мәгълүматынча, келәткә өч тапкыр дрон яки ракет төшкән. Бу полигон Русия гаскәренең эчке тылында урнашкан, фронт сызыгының якын ноктасына кадәр кимендә 230 километр бар.
Аңарчы украин Telegram-каналлары да Эски Кырым шәһәре янында кораллар саклана торган келәттә шартлаулар һәм янгын булуын хәбәр иткән иде.
Русия саклану министрлыгы һәм Украина кораллы көчләре әлегә фикер белдермәде. Кичә төнлә Русия гаскәрләре Одессага һөҗүм иткән иде.
Русия дроннарының Киевка һөҗүм итүен дә җиткерделәр, украин хакимиятләре аларны бәреп төшердек дип хисап бирде.
- 17 июль көнне шартлаудан соң Кырым күперендә хәрәкәт туктатылган иде. Күпергә су өчте дроннары һөҗүм иткән дип фаразлана.
- Һөҗүмдә Белгород өлкәсеннән ирле-хатынлы пар һәлак булды, аларның 14 яшьлек кызы яраланды. Дәүләт террорчылыкка каршы комитеты Кырым күперен шартлатуны террор акты дип атады. Җинаять эше ачылды.
- Русия ашлык килешүеннән чыгуын белдерде һәм Одесса белән Николаев шәһәрләренә һөҗүм итте, шул исәптән сивил объектларны да зарарлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум