Дума Русиянең дүрт төбәгенә – Татарстанга, Башкортстанга, Дагыстанга һәм Чечняга ислам банкингын кертү тәҗрибәсе уздыру турындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС җиткерә.
Сынап караулар 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр булачак, аның вакыты озайтылырга да мөмкин.
Тәҗрибәдә финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк.
- Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
- Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан гына катнашачак диелде, соңрак канун өлгесенә Татарстан белән Башкортстан да кертелде.
- Бүгенге көндә Русиядә тиешле кануннар булмаса да, Татарстанда ислам финанс оешмалары бар. "Ак Барс Капитал" ширкәтенең ябык пай инвестицион фонды (Закрытый паевой инвестиционный фонд), "Амаль" ширкәте, "Зур финанс" оешмасы, "Ак Барс" банкында бу юнәлештә эшлиләр.
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум