Чиләбе шәһәрендә башкорт телен саклау һәм өйрәнү төбәкара конференциясы узачак. Бу хакта "Башинформ" Башкорт Корылтаена сылтанып хәбәр итә.
Җыенда Чиләбе, Свердлау, Оренбур һәм Курган өлкәсе укытучылары җыелачак. Бу башкортлар күпләп яшәгән төбәк санала.
Конференция Башкортстан башлыгы грантын откан "Белем" проекты кысаларында узачак. Оештыручылар әйтүенчә, башкортлар арасында туган тел өйрәнүчеләр саны елдан ел кими. Төп проблемнарның берсе - укытучылар арасында коммуникацияларның җитәрлек булмавы, шуның нәтиҗәсендә укыту сыйфаты кимүе, ә кайбер очракларда бөтенләй тукталуы.
Конференция бер чара белән генә тәмамланмаячак. Аны дәвамлы итеп оештырырга җыеналар.
2021 елда Русиядә узган җанисәптә башкортлар саны 1 571 879 кеше тәшкил итте. Рәсми саннарга караганда, Русиядә башкорт телен 1,086 млн кеше белә һәм 941 меңе көндәлек тормышта куллана. 19 елда башкорт телен белүчеләр 293 мең кешегә (21 процентка) кимегән.
Бүген Чиләбе өлкәсендә башкорт телен белүчеләр саны 66 489 кешене, Оребурда — 19 958, Свердлау — 17 286, Курган өлкәсендә — 5 404 кешене тәшкил итә.
Моңа кадәр Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә башкорт телен укытуның федераль програмнарын раслады. Шуның нигезендә башкорт теле Русия төбәкләрендә дә укытылачак диелде.
- Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
- Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәкремгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорадылар. Уфа районындагы мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелүе, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозылуы әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум