Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 30 августта бәйрәм чаралары үткәрүгә 28 миллион сум тотачаклар


Архив фотосы
Архив фотосы

Акчалар Татарстан бюджетыннан бирелә.

30 августта Татарстанда "Республика һәм Шәһәр көне" үткәргәндә концерт өчен һәм салют аттыруга 28 миллион сум бүлеп бирелгән. Акчалар Татарстан бюджетыннан бирелә. Мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Бәйгедә җиңүче шәһәрне бәйрәмчә итеп бизәргә, татар һәм урыс эстрадалары җырчылары белән концерт әзерләргә тиеш. Чара ахырында кимендә дүрт минутка сузылган бәйрәм салюты аттырылачак.

Бәйрәм "Казан" гаилә үзәге янында, Казан ратушасында, Иске Татар бистәсендә һәм шәһәр ипподромында үтәчәк диелә.

  • 30 август – Татарстан суверенитеты көне. Ул хәзер гади шәһәр көне, Казан көне буларак кына билгеләнә. Моңарчы да суверенитет декларациясенең исеме генә калган иде, хакимият "суверенитет" сүзен телгә алырга шүрләде. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин "Соңгы елларда хакимият Суверенитет турында Декларация кабул итүне искә төшермичә аннан качарга тырыша һәм бу республика вә шәһәр көне итеп кенә уздырыла. Безнең фикеребезчә, бу республика да, шәһәр көне дә түгел. Әлеге көн - татар тарихында иң мөһим көннәрнең берсе", дигән иде.
  • Ә быел ел башында Татарстан Конституциясен "суверенитет", "шартнамә", "президент", "ватандашлык", шул исәптән Татарстан Конституция мәхкәмәсе турында маддәләрдән чистарттылар.
  • Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды. Бу үзгәртүләрне бер утырышта "фикер алышмыйча" гына берьюлы өч укылышта кабул иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG